Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Бердәм Россия”дән Дәүләт Думасына алдан сайлауларда катнашучылар белән очраштылар

“Бердәм Россия” партиясе быел көз Россия Федерациясе Дәүләт Думасына шул партиядән депутатлыкка тәкъдим ителәчәк кандидатларын барлый, аларны сайлаучыларга тәкъдим итә башлады.

Алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр үтәчәк.

Партиянең праймеризда - алдан сайлауларда катнашачак вәкилләре муниципаль районнарда халык белән очраша башлады. Әлеге чараларда халык фикерен өйрәнеп, проблемаларны ачыклап, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге “Халык программасы”н эшләячәк.

Алдан тавыш бирүне бары “Бердәм Россия” партиясе генә үткәрә. Анда электрон юл белән, үзең килеп тә сайларга мөмкин.

Чирмешәндә алдан тавыш бирүдә катнашучыларның халык белән очрашуы район мәдәният йортында узды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, “Спасение” иминият медицина җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков чирмешәнлеләр алдында төрле мөһим мәсьәләләргә үз карашларын белдерделәр, аларны чишү юлларын ничек күзаллаулары хакында сөйләделәр.

Депутат булырга кандидатлыкка кандидат Геннадий Глушков базарны яклау, инвестицияләрне күбрәк җәлеп итү, хезмәт кешесен яклау зарурлыгы, эчке тотрыклылыкны саклау кирәклеген әйтсә, Вячеслав Козлов муниципалитетлар бюджетын федераль үзәктән түгел, ә түбәннән, районнардан һәм шәһәрләрдән башлап формалаштыру яклы. Яңа Чишмәдә, Чирмешәндә дә миллионнарча тонна нефть суыртыла, әмма аннан үзебезгә файда бик аз кала.

“Минем тормыш, административ эшчәнлек тәҗрибәсе дә бар дип саныйм”, - диде Вячеслав Козлов, праймеризда катнашу сәбәбен аңлатып.

Олег Морозов Дәүләт Думасында киләчәктә дә республика мәнфәгатьләрен якларга тырышачагын әйтте: “Сәясәт – минем һөнәр ул”, - диде.

Бу очрашуда Лашман авыл җирлеге  башлыгы Рәвхать Фәттахов Олег Морозовтан каты көнкүреш калдыклары өчен акча түләтүдәге гаделсезлекне чишүдә ярдәм сорады. -Кеше шәһәрдә тора, авылда йорты бар, ул анда даими яшәми, әмма калдыклар өчен анда да, монда да акча түләттерәләр, - диде җирлек башлыгы. Бу хәл башка җирлекләрдә дә чишелеш сорый.

Депутат әлеге проблема хакында Россия хөкүмәте утырышында ук җиткерергә ышандырды.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев