Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә банк офисы ябыла

Соңгы вакытта "Россельхозбанк"ның Чирмешәндәге офисы ябылуы турында сүз йөри. Бу дөресме икән? Редакциягә килгән хаттан. Әлеге мәсьәлә уңаеннан, без банкның өстәмә офисы идарәчесе Рәмил Әхмәдуллинга мөрәжәгать иттек. -Хәзерге вакытта банк оптимальләштерү буенча чаралар үткәрә. Чирмешәндә дә банкның өстәмә офисы ябылачак, - ди Рәмил Исмәгыйль улы. - Клиентларның счетлары 25 февральдән...

Соңгы вакытта "Россельхозбанк"ның Чирмешәндәге офисы ябылуы турында сүз йөри. Бу дөресме икән?
Редакциягә килгән хаттан.

Әлеге мәсьәлә уңаеннан, без банкның өстәмә офисы идарәчесе Рәмил Әхмәдуллинга мөрәжәгать иттек.
-Хәзерге вакытта банк оптимальләштерү буенча чаралар үткәрә. Чирмешәндә дә банкның өстәмә офисы ябылачак, - ди Рәмил Исмәгыйль улы. - Клиентларның счетлары 25 февральдән соң банкның Нурлат офисына күчереләчәк. Аларга шунда хезмәт күрсәтеләчәк.
Кредитларны "Россельхозбанк"ның теләсә кайсы өстәмә офисында да түләргә мөмкин була. Шулай ук Чирмешәндә банкның терминалы да урнаштырылачак. Кредитларны аның аша сервис картасы ярдәмендә түли алачаклар. Картаны алу өчен 16 февральгә кадәр банкның Чирмешәндәге офисына мөрәҗәгать итү сорала. Сорауларыгыз булса банк офисына 2-59-49, 2-59-47 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Нурлат Россельхозбанк банк офис