Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән үзәк больницасы табибы анализ бирер алдыннан ашамый торырга киңәш итә

Кан тоташтыргыч тукыманың бер төре булып тора, ул организмның күп кенә органнары һәм системалары ярдәмендә формалаша, плазма һәм формалы элементлардан тора: эритроцитлар, лейкоцитлар һәм тромбоцитлар. Уртача кан күләме кешенең тән авырлыгының 6-8% тәшкил итә; 70 килограмм авырлыктагы кешедә кан күләме якынча 5 литр.

Кан - организмда физиологик һәм патологик хәрәкәтләргә сизгер реакция ясаучы мохит. Лаборатория тикшеренүләреннән башка төрле авыруларны вакытында һәм төгәл диагностикалау мөмкин түгел. Алар арасында: гомуми кан анализы (кан бармактан яки венадан тапшырыла) һәм биохимик анализ (кан венадан алына). Биохимик күрсәткечләр организмдагы процеслар алмашын, шулай ук органнар һәм системаларның функциясен билгеләргә мөмкинлек бирә.

-Дарулар, азык кабул итү, физик һәм эмоциональ тәэсирләр, алкоголь куллану, тәмәке тарту, физиопроцедуралар, инструменталь тикшерүләр, хатын-кызларда менструаль цикл фазасы, тәүлек вакыты – тикшеренүләр нәтиҗәсенә йогынты ясарга мөмкин булган төп факторлар, - ди район үзәк больницасының клиник лаборатория диагностикасы табибы Людмила Долгополова. – Анализ тапшыруга әзерләнүнең үз кагыйдәләре бар. Мөмкин булганча, канны иртән, ач карынга тапшырырга, алдагы көндә артык азык-төлек кулланудан тыелырга кирәк.

Тикшеренүләр алдыннан азык-төлек режимына таләпләр

Гомуми кан анализы биргәндә азык куллану бер сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Иртәнге аш балсыз чәй, майсыз, сөтсез боткадан торырга мөмкин. Тикшерелергә 1-2 көн кала майлы, кыздырылган ризыклардан һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.

Глюкозотолерант тест

Анализны тапшыруга әзерлек кагыйдәләрен үтәү дөрес нәтиҗәләр алырга, ашказаны асты бизе эшчәнлеген төгәл бәяләргә һәм дөрес дәва  билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Дәвалаучы табибыгыз тарафыннан бирелгән туклану кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз. Тест узар алдыннан һәм аны үткәрү вакытында ризыктагы углеводларның күләме көнгә 125 граммнан да ким булмаска тиеш.

Табиблар бәвел анализы тапшыру алдыннан җиләк-җимеш һәм яшелчә кулланмаска киңәш итәләр, ул аның төсен үзгәртергә мөмкин. Хатын-кызларга менструация вакытында бәвел анализын тапшырырга киңәш ителми.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев