Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән өстендә ак шарлар очты

Мәктәп укучылары район үзәге урамнарында машина йөртүче олыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Алар шоферларга тараткан мәгълүмати буклетлар да шул хакта иде.

Ноябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты базасында  кадетлар һәм Әккәрәй  мәктәбе укучылары акция оештырдылар. Балалар юлда йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәдә катнаштылар, видеоролик карадылар,  юлларда һәлак булучыларны бер минут тын калып искә алдылар.

Ә Чирмешән лицеенда әлеге көн тарихы, юл һәлакәтләренең сәбәпләре хакында сүз булды. Чараның икенче өлешендә исә укучылар урамга чыгып, машина йөртүчеләргә  юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерүче буклетлар тараттылар.  Акциядә катнашучыларның бу хакта плакатлары да бар иде. Ә инде иң ахырдан, балалар Чирмешән өстенә, автоһәлакәт корбаннарын искә алу символы буларак ак шарлар очырдылар.

Әлеге чараны район юл хәрәкәте инспекциясе һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" территориаль идарәсенең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге оештырган.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев