Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әккәрәй авылында альпинист якташыбыз чишмә төзекләндерде

Петр Кириллов туган авылы Әккәрәй өчен бик изге гамәл башкарды – инде суы кипкән чишмәне төзекләндерде.

Аңа бу эштә дуслары, авылдашлары нык булышкан.

-Чишмәне һәм чишмә буен ун көн эчендә чистарттык, төзисен төзедек, - ди Петр Владимирович. - Дөрес, әлеге эшне башкару теләге инде күптән уйда йөрде, төшләремә керде. Бер мәл аның тормышка ашасына шикләнеп тә куйдым. Рәхмәт, әти-әниләр башта ук идеямне хупладылар. “Әккәрәй“ җәмгыяте техника белән ярдәм итте.

Питрау бәйрәме көнне Александр атакай катнашында изгеләндерелгән Петр һәм Павел чишмәсе чыганагын күпләр күреп китте.Чишмәнең су чыга торган урынына тимер боҗра төшергәннәр, аннан су агач буралы купельга – коену урынына ага, елгага агып китә. Койма да тотканнар, машина куярга урын, юл һәм сукмак тротуар да ясаганнар, аяк астына вак таш китергәннәр. Беседкада, утыргычка утырып ял итеп алырга да мөмкин.

Салкын сулы чишмә авылның көнбатышында, тау сыртында урнашкан. Чүт кенә өстәрәк агачтан тәре дә бастырганнар.

-Улыбызга бөтен авылыбыз халкы булышты, - ди иганәченең әнисе Зинаида Семеновна.

Оныгының игелекле эшен Анастасия Яковлевна да бәяләргә килгән. 92 яшьлек ветеран өчен километр чамасы ара үтү берни түгел.

-Бала чакта монда уйнарга төшкән вакытлар гел истә, - ди Красноярскидан Әккәрәйгә ялга кайткан геолог Олег Васильев. - Бик матур урын.

Изге Петр һәм Павел су чыганагы купелында хет җәй, хет кышын су коенырга була. Ул түбәле, төшәргә баскыч куелган, ян яклары куркынычсыз, су тирәнлеге 1 метрдан күбрәк. Монда бүген дә суга керүчеләр булды.

-Киләчәктә бураны эчтән матурлап тышлыйсы, иконалар урнаштырасы, тирәсендә агачлар утыртасы бар, - ди юмарт иганәче Петр Кириллов.

Сүз уңаеннан, 2013 елдан бирле Мәскәүдә күп катлы йортлар ремонтлаучы, ул сәнәгать альпинизмы белгече, бу якташыбыз шулай итеп әйткән сүзендә торган.

-Мондый гамәлләрне хуплыйбыз, - диде чишмә янындагы чарада катнашкан Александр атакай. - Ульяновкада, Лагеркада да су чыганакларына яңа сулыш өрмәкчеләр. Башкаларда да бу юнәлештә конкрет эшкә керешү сорала.

Чирмешән районының Әккәрәй авылында чишмә чыганагы төзекләндерделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев