Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Кармыш авылында “служаклар” очрашкан

Төрле милләт егетләре армиядән соң 30 ел үткәч, бер-берсен эзләп табалар.

Бу хакта Сәүбан Гайфуллинның хатыны Гөлфинә сөйләгәннәрне язып алдым:

-Төрле милләт кешеләре арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар, ызгыш-талашлар турында ишеткәч, нигә кирәк икән бу, дип уйлап куям. Бергә, дус-тату яшәүгә нәрсә комачаулый?

Шул уңайдан, мин ирем Сәүбанның хезмәттәшләре (служаклары) дуслыгы турында сөйлисем килә. Ирем 1984-1986 елларда Әзербайҗанда хезмәт иткән.  18-19 яшьлек егетләрнең дуслыгы шул елларда башланып китә. Кармыш егете Сәүбан, Кырым якларыннан Александр, Кыргызстаннан Юрий, Мәскәүдән Володя һәм тагын берсе (исемен белмим) ике ел бергә хезмәт итәләр, кайгылары да, шатлыклары да уртак була, бер телем икмәкне дә бүлешеп ашыйлар.

Егетләр бер үк көнне демобилизацияләнә, ничектер армиядән соң аралары гына өзелә: хәзерге кебек телефон, Интернет заманасы түгел бит. Соңгы 3-4 елда  дүрт дус элемтәләрен яңартты, тик менә берсен әлегә таба алмыйлар.  Инде 50не узган ир-атлар, башта, сайттагы “Одноклассники” группасы аша табыштылар. Аннан соң очраштылар, хәзер инде гаиләләр белән йөрешәбез.

Бу елның гыйнварында “служаклар” безгә килделәр, гаиләләре белән, алдан сөйләшеп, бер көнне, төрлесе-төрле яктан кайтып төште. Аларны карап торсаң...  Сөйләшеп сүзләре бетми, туганнар кебек.

Дуслар татар көенә биеделәр дә, җырладылар да.  Мин дә рәхәтләнеп иремнең дусларын төрледән-төрле үзебезнең милли ашлар белән сыйладым. Берничә көндә “исәнмесез”, “сау булыгыз”, “рәхмәт” кебек татар сүзләрен дә өйрәнеп киттеләр алар. 

Кунаклар үзләре яшәгән төбәкләрдән бүләкләр белән кайтсалар, без күчтәнәчкә Татарстанны таныткан чәкчәк биреп җибәрдек, юлга каклаган каз да куйдык.

“Служакларга” башкалабыз Казанга сәяхәт оештырдык, шул көнне стадионда хоккей да карадылар. Республикабызны, гомумән, татар халкын бик ошатып киттеләр. Җәйгә Кырымда  кабат очрашырга сөйләштеләр, ничек булыр.

Үткән җәйдә үзебез дә Кырымдагы “служак” гаиләсенә кунакка бардык.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X