Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан 57 кеше контракт буенча хәрби хезмәттә

Армия хезмәтенә чакырылучы егетләр бер ел срочный хезмәт урынына ике елга контракт буенча хезмәт итә алалар. Язгы чакырылышта дүрт райондашыбыз килешү буенча хезмәтне сайлаганнар да инде, ел башыннан андыйлар барлыгы алты яшь кеше.

-Контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре күп, - ди Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Дания Нуретдинова. - Иң элек алар хезмәт итү урынын үзләре сайлый ала, ай саен тиешле хезмәт хакы бирәләр, хәрби стажлары бара. 20 ел андый стажы булучылар пенсиягә чыга һәм илнең теләсә кайсы өлкәсеннән фатир ала ала.

Бүгенге көндә районнан 57 кеше контракт буенча хәрби частьләрдә хезмәт итә.

Контракт буенча хезмәткә елның теләсә кайсы вакытында китәргә мөмкин. Берничә ел элек хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егетләр арасында да бу юлны сайлаучылар бар. Бүгенге көндә шундый ике якташыбыз документлар әзерли. Килешү буенча хәрби хезмәткә белгечлеге булган, урта һөнәри белемле яки югары уку йорты тәмамлаучылар алына.

-Безнең егетләр күбрәк Таҗикстандагы, Самарадагы хәрби частьләрне сайлыйлар, Сахалинга китүчеләр дә бар, - ди Дания Нуретдинова. - Медицина комиссиясе узарга хәрби комиссариатка килгән егетләргә, Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында да контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре турында сөйлибез, авыл җирлекләре аша да эшлибез. Бу хакта күбрәк белергә теләсәгез, 2-26-55 номерына шалтыратыгыз, яки хәрби комиссариатка килегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев