Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Лашман авылында сыерларын көтәргә электр көтүче “ялладылар”

Быел бу авылда шәхси хуҗалык сыерларын көтәргә электр көтүче "ялладылар". 81 баш мөгезле эре терлек тормышка куркынычсыз ток астында булган чыбык белән әйләндереп алынган көтүлектә йөри. Авыл җирлеге җитәкчелеге моның өчен Таллы елга ягында, авылның көньягында 70 гектар мәйдан җир бүлеп биргән. "Электр көтүче" 800 казык-баганадан, бер рәт итеп сузылган...

Быел бу авылда шәхси хуҗалык сыерларын көтәргә электр көтүче "ялладылар". 81 баш мөгезле эре терлек тормышка куркынычсыз ток астында булган чыбык белән әйләндереп алынган көтүлектә йөри.


Авыл җирлеге җитәкчелеге моның өчен Таллы елга ягында, авылның көньягында 70 гектар мәйдан җир бүлеп биргән. "Электр көтүче" 800 казык-баганадан, бер рәт итеп сузылган 4 километр чамасы озынлыктагы чыбыктан гыйбарәт, аңа ток аккумулятордан килә.

-Беренче ике көндә маллар электрлы чыбыкка зыян салгалады - хәзер күнектеләр инде. Сыерларны халык бирегә иртән алтыда китерә, кичке алтыда алып китә. Түләүгә килгәндә, хуҗалыклар бер баш өчен биш айга 1000әр сум түләде, аннан электр көтүчесен карап торучыга һәм үгез өчен ай саен 200шәр сум түләргә дип сүз куештык. Яңгырлы яхшы ел булса, көтүлек мәйданы җитә, артык корыга китсә, җиһазны икенче урынга күчерергә мөмкин, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined