Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында яшәүче берәү үз туганына аткан

01 Янгын-коткару хезмәтенә үткән атнада хәвефле сигналлар кермәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәседә 39 хәбәр теркәлгән Яшәүче поселогыннан 1959нчы елгы ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул кулдан ясалган кыска көпшәле ау мылтыгыннан үзенең туганына аткан. Күкрәк читлегенә зыян килгән ир-атны район үзәк больницасына китергәннәр. Оператив-эзләтү чаралары...

01 Янгын-коткару хезмәтенә үткән атнада хәвефле сигналлар кермәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 Чирмешән полиция бүлекчәседә 39 хәбәр теркәлгән

Яшәүче поселогыннан 1959нчы елгы ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул кулдан ясалган кыска көпшәле ау мылтыгыннан үзенең туганына аткан. Күкрәк читлегенә зыян килгән ир-атны район үзәк больницасына китергәннәр.

Оператив-эзләтү чаралары үткәрү барышында Лагеркада яшәүче берәүдә полиция хезмәткәрләре ату кирәк-яракларының (172 спорт-ау патроны һәм дары) тулы бер арсеналын табып алалар.

Чирмешәндәге бер өйдән билгесез кеше 25 мең сум акча урлаган.

"Пятерка" кибетеннән 470 сумлык бер шешә аракы урлаган өчен 1986 елгы чирмешәнлегә җавап тотарга туры киләчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 65 кешене ачыклаганнар, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 32 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 35 чакырту һәм 10 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, 5 кеше ОРВИ белән чирләгән, көнкүрештә җәрәхәт алуның берничә очрагы булган. Чакыртуларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр янына.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 35 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined