Чирмешән районы укучыларына һөнәр сайларга булышалар
10-11 нче сыйныф укучылары район мәдәният йортында республикабызның югары уку йортлары вәкилләре белән очраштылар.
Әлеге очрашуга Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы һәм Казан кооперация институты мөгаллимнәре килгән. Алар укучыларга быел югары уку йортларына укырга керү үзенчәлекләре, бюджет урыннары саны, киләчәктә эшкә урнашырга булышу юллары хакында сөйләделәр. Әлеге уку йортларыннан шушы очрашуда катнашкан студентлар да үз вузлары турында мәгълүмат җиткерделәр.
Баксаң, укучыларыбызның күбесе үзләренең киләчәк һөнәрләрен сайлаганнар да инде. Әйтик, Иске Элмәле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Надежда Сафронова инженерлык яки программалау өлкәсен сайламакчы, аңа физика фәне, компьютерлар белән эшләү ошый икән. Бәркәтәдән Резеда Морзаханова әлегә 10 нчы сыйныфта гына укый, әмма булачак һөнәрен бүген үк күзаллый. Ул спорт белән дус һәм киләчәктә физик культура академиясендә укымакчы. Ә 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Илья Журавлев КФУна кермәкче, хыялы – инженер булу. -Әлеге белгечлек буенча яхшы, югары хезмәт хакы булган эш табарга мөмкин, - ди Илья.
Укучыларыбыз нинди һөнәр сайласалар да, аларга уңышлар телибез.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев