Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрен комиссия тикшергән

Яңа уку елында районыбыз мәктәпләренә 2280 чамасы укучы килергә тиеш. 1 сентябрьдә аларны каршы алачак 26 мәктәп әзерлеген махсус комиссия тикшергән. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 27 августка кадәр вакыт бирелде.

Гомумән, республика мәктәпләренең уку елына әзерлеген республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоэлемтә аша районнар белән узган утырышында аерым зур мәсьәлә итеп тикшерделәр. 27 август - иң соңгы срок, бу вакытка әзерлек эшләре тулысынча тәмамланырга тиеш - республика җитәкчелеге шундый таләп куя.

Мәктәпләрдә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылыкка юл куймау, укучыларны тукландыру, медицина хезмәте һәм әле тагын без белмәгән, бик күп нечкәлекләре булган таләпләр мәктәпләргә бихсап.

-Белем йортларыбыз әзер, алар ремонтланган, киләчәктә Утыз Имән, Югары Кармалка, Түбән Кармалка мәктәпләренә зур, капиталь ремонт кирәк. Санитар-эпидемиология белгечләре таләп иткәнчә, барлык мәктәпләрдә дә бәдрәфләр эчтә урнаштырылган, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова. -Узган уку елында 228 баланы, 24 маршрут буенча, 16 автобус белән башка торак пунктларга йөртеп укыттык. Монда бер проблемабыз бар - Шешминка, Иске Кади мәктәпләренең автобуслары искерде, яшьләре - 10 елдан артык.

Видеокиңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен дә күтәрделәр. Моңа игътибарны күз уңыннан ычкындырырга ярамый, ди белгечләр.

-Бүген районның белем бирү учреждениеләре автомат янгын куркынычсызлыгы сигнализацияләре белән җиһазланган. Аларны төзек тоту зарур. “Стрелец- Мониторинг” комлексы исә, персонал катнашыннан башка, автомат рәвештә янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр сала. Бу җиһаз да барлык мәктәпләрдә бар, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Быел мәгариф учреждениеләре объектларында янгын куркынычсызлыгы уңаеннан 9 планлы тикшерү үткәрдек, аларның 8ендә 40 кагыйдә бозу ачыкланды. Гаеплелеләр административ җавплылыкка тартылды.

-Мәктәпләрдә янгын сүндергечләрне (огнетушительләрне) яңарту зарур. Яраклылык сроклары чыкканнары, я чыга торганнары бар, - дип сүзгә кушылды Светлана Әхтәмова. – Иң беренче чиратта, гадәттән тыш хәл вакытында балаларны югалып калмаска өйрәтү зарур. Ул-бу очракларында аларны 3-5 минут эчендә эвакуацияләнергә өйрәтик. Шуның өчен район үзәгендәге мәктәпләрдәге кебек, башка авылларда да, шартына китереп, өйрәнүләр оештыру зарур.

Гомумән, 14 августтан 14 сентябьргә кадәр республикада балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде.

Утырышта халык күп йөри торган урыннарда, сәүдә нокталарында, мәдәният учреждениләрендә дә сак булу, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурлыгы хакында да әйтелде. Кемерово шәһәрендәге кебек аяныч хәлләр кабатланмаска тиеш. Анда быелның март аенда “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында 69 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомере өзелгән иде.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев