Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районы егетләре армиягә барудан курыкмыйлар

    Быел көз районнан 23 егет солдат формасы кия.

    Иске Котыштан Кирилл Борисов озакламый солдат  формасы киячәк, егетне бу атнада армиягә озаттылар. Аның белән бергә тагын өч якташыбыз бер елга якыннары белән хушлашты.

    -Хәрби комиссариатка үзем теләп килдем, - ди Кирилл. -Һөнәрем бар – слесарь мин, монтажчы. Шоферлыкка да укыдым. Үрнәк алырлык кешем – әтием, ул хәрби хезмәтне десантчы буларак үткән.

     

    -Авылдашлар армиягә теләп баралар, тугыз якташыбыз контракт буенча хезмәт итә, - ди Кириллны озата килгән җитәкче – Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.

    Чирмешәннән Илназ Хафизуллин да инде әзерлекле белгеч – инженер-конструктор. Магистратурада укырга, эшкә урнашырга да өлгергән.

    -Армиягә бармыйча булмый, - ди ул. -Әти дә хәрби хезмәткә барган. Дөрес, ерак, чит җиргә чыгып китү авыррак инде. Кичә туганнар, дуслар белән озату кичәсе оештырдык.

     

    -Иң мөһиме – яхшы командирлар туры килсен. Үзегез яхшы булсагыз, шундый дуслар да табарсыз, дип, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде.

    Һәм менә төркем тупланды – хәрби комиссариат бинасына Ульяновкадан Максим Никитин һәм Ивашкинодан Алексей Никифоров та килеп керделәр.

    Реклама

    Юлга кузгалыр алдыннан соңгы инструктаж үткәрелде. Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин кабат документларны барлады, юлда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатты.

    -Бер ел тиз үтә. Сезнең хакта безгә, районга, әти-әниләрегезгә мактау хатлары гына килеп торсын, - диде подполковник Дмитрий Палаткин. -Зинһар, якыннарыгыз белән гел хәбәрләшеп торыгыз.

    Хәрби комиссар әйтүенчә, солдатка китүче бу егетләр дә медицина комиссиясе үткәннәр, анализлар тапшырганнар. Шөкер, аларда коронавирус авыруы, наркотиклар белән бәйләнешләре беленмәгән. Казанга бару белән әле тагын кан анализы бирергә туры киләчәк икән. Исән булсыннар.

    Быел, көз, районнан 23 егет хәрби хезмәткә алынды. 4 декабрьдә соңгы төркемне озаттылар.

    Егетләр юлга кирәк-яракны күп алмаганнар, алар кирәкмәячәк тә. Рәхмәт яусын, районның яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек үзләренә истәлек бүләкләре тапшырды. Кесә телефоннары да үзләрендә.

    ...Хәрбиләр – төгәл кешеләр, алда әйтелгәнчә, комиссиариат янына килгән җылы автобус төп-төгәл сәгать биштә юлга кузгалды.

    Аксубай егетләрен дә утыртып, автобус төш алдыннан Казандагы призывниклар җыелу пунктына барып җитәчәк.

    Хәерле юл, егетләр, исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз!

    фото: автор

    Чирмешән егетләрен армиягә озату (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: