Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән полиция бүлекчәсендә "Юрмала" да җинаятьләрне ачуда катнаша

Юрмала, Радость, Лара... Менә шундый матур исемле этләр район полиция бүлекчәсендә хезмәт итәләр. Нәфис фильмнар буенча безгә яхшы таныш Мохтар, Рекс, Комиссарлардан бер дә ким түгелләр. Дүрт аяклы "хезмәттәшләре" белән мине полиция бүлекчәсе хезмәткәре, кинолог Иван Зубов таныштырды. Шешминка егете армия сафларында хезмәт итеп, полициягә эшкә урнаша. Кинолог вазифаларын тәкъдим...

Юрмала, Радость, Лара... Менә шундый матур исемле этләр район полиция бүлекчәсендә хезмәт итәләр. Нәфис фильмнар буенча безгә яхшы таныш Мохтар, Рекс, Комиссарлардан бер дә ким түгелләр.


Дүрт аяклы "хезмәттәшләре" белән мине полиция бүлекчәсе хезмәткәре, кинолог Иван Зубов таныштырды. Шешминка егете армия сафларында хезмәт итеп, полициягә эшкә урнаша. Кинолог вазифаларын тәкъдим иткәч, ике дә уйламыйча, ризалашкан.

-Баштан бераз куркыныч иде, аннары ияләштем. Казанның кинология үзәгендә укып кайттым, - ди Иван. - Һәр этнең үз характеры, гадәте һәм үз эше бар. Әйтик, Юрмала - тыныч, ә Радость, киресенчә, хәрәкәтчән. Ларага характеристика бирергә иртәрәк, яшь әле. Аны үзем алып кайттым, әлегә миндә яши.

Дөресен әйткәндә, ул 50 килограммнан да авыррак Юрмаланы читлектән чы-гаргач, мин дә бераз шүрләбрәк калдым. Эт кечкенә көчек сыман сикереп-сикереп уйный башлады. Читлектә утырып калган Радость аңардан көнләшкән шикелле бертуктаусыз өреп торды. Уйнап, чабып туйган "Юшка" (Юрмаланы кыскача шулай атап йөртәләр икән) Иванга иркәләнә башлады. Күренеп тора, алар уртак тел тапканнар.

Полициягә этләрне Казаннан алып кайталар икән, кушаматларны да анда бирәләр. Аларга ел саен прививка ясыйлар, медицина тикшерүе уздыралар. Бөтен мәгълүмат, хәтта туган көннәре дә, паспортларында күрсәтелә. Күп очракта этләр сигез ел хезмәт итәләр, аннан соң аларны ялга җибәрәләр. Хокук саклау органнарында, нигездә, немец овчаркалары белән эшлиләр икән, ләкин башка токымдагы этләрне дә кулга ияләштерәләр, әйтик, лабрадор, бельгия овчаркасы, спаниельләрне дә очратырга мөмкин.

-Теләсе кайсы этне өйрәтеп, кулга ияләштереп була, әмма өйрәтү вакыты аның токымына һәм шәхси үзенчәлекләренә бәйле, - ди Иван. - Кайбер этләр бик тиз "эләктереп ала", башкалары белән озаграк шөгыльләнергә кирәк. Этләрне тугыз айдан билгеле бер юнәлештә эшләргә - наркотикларны тоемларга, эз буенча эшләргә, шартлаткыч матдәләр һәм җайланмаларны табарга, кайбер этләрне җимерекләр астында калган кешеләрне эзләргә да өйрәтәләр. Бездә Юрмала җинаятьләр эзләү бүлекчәсенә беркетелгән, ә Радость - сакчы (конвой) эт, тоткыннарны саклау һәм озата баруда катнаша.

Махсус үзәктә өйрәтелеп кайткач та, инде шактый тәҗрибәләре булса да, күнекмәләрен югалтмасыннар өчен, этләр белән даими шөгыльләнергә һәм, билгеле, көн саен карарга, тәрбияләргә кирәк. Дүрт аяклы дусларны көненә ике тапкыр ашаталар, коры азыкны Казаннан алып кайталар. Аларны юк-бар белән, аеруча, тозлы, ачы азык белән сыйларга ярамый икән, тою сәләтен югалтырга мөмкиннәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined полиция бүлекчәсендә Юрмала җинаятьләрне ачуда катнаша