Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләрен тәмамлаучыларның 12 се медаль көтә

Быел безнең районда 11 классны 113 егет һәм кыз тәмамлый, шуларның 12 се медальгә дәгъва кыла.

“Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, лицей, Лашман, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле мәктәпләренең тырыш укучылары өметләнә.

Әлеге бүләкне  аттестатында барлык фәннәрдән дә “5”ле булган һәм бердәм дәүләт имтиханнарын 70 һәм аннан югарырак балларга тапшырган укучыларга бирәләр.

Бу уку елында иң зур чыгарылыш – лицейда.  Биредә 25 укучы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлаячак. 1 нче Чирмешән мәктәбен – 18, кадетлар мәктәп-интернатын – 16, Лашман мәктәбен 11 укучы тәмамлый. Иң бәләкәй  чыгарылыш  Иске Үтәмештә - бер укучы.

9 классны тәмамлаучы 274 укучының  унысы “кызыл” аттестатка дәгъва кыла.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X