Чирмешән лицеенда ремонт эшләрен 1 августка тәмамларга планлыйлар
Яңа уку елыннан Чирмешән лицееның азык әзерләү блогында аш әзерләү шартлары тагын да яхшырачак. Биредә республика программасы буенча капиталь ремонт бара.
-Ашханәдә капиталь ремонт уздыруга, цехларга техник җиһазлар һәм аш залына яңа өстәл-урындыклар алуга 7 миллион сум акча бүленгән, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. – Савыт-сабаларны да яңарту җае булмасмы дип өметләнәбез. Төзүчеләр ремонт эшләрен 1 августка төгәлләргә ышандыралар.
Азык әзерләү цехында яңа тәрәзәләр куйганнар, электр үткәргечләрен яңартып, стеналар штукатурланган һәм буялган, түшәм дә ясалган. Якын көннәрдә складларда идәннәргә плитка җәелә, аларның цехлар стеналарындагылары да яңара. Аннан соң ишекләр урнаштырасы кала.
Шул ук уку йортында гомум белем бирү оешмаларында капиталь ремонт программасы буенча тәрәзәләр алмаштырыла. Мәктәптә 164 тәрәзә, инде шуларның 30сына гына яңа тәрәзәләр куясы калган. Аларның яңакларын да ясыйлар. Эш тәмамланган класс-кабинетлар яктырып кала. Моннан тыш янгын сигнализациясе урнаштырылган. Мәктәптә видеокамералар да булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев