Чирмешән лицеен 34 укучы тәмамлады
Безнең районда

Чирмешән лицеен 34 укучы тәмамлады

Әлеге уку йортында белем алган 34 егет һәм кыз да “балачаклары” белән хушлаштылар: алар өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Бу чыгарылыш - быел районда иң зурысы.

Лицей өчен 34 саны бу уку елында ниндидер сихри сан сыман: 9нчы, 1нче сыйныфларны да шулкадәр укучы тәмамлый.

Бәйрәм чарасында чыгарылыш класс укучылары әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәтләрен җылы сүзләр, җырлар аша җиткерделәр, флеш-моб та башкардылар.

Автор фотолары


Нет комментариев