Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кызлары сыерчыкларга “ызба” төзи

Чирмешән кызлары Азалия белән Илүсә быел сыерчыклар кайтканын аеруча түземсезләнеп көтә. Әтиләре Фаяз белән ясаган өч сыерчык оясының икесен үз өйләре янында куйсалар, берсен Туймәткә Рушания әбиләре йортына алып кайтмакчылар. Яратсыннар гына кошлар яңа "ызбаларын". -Сыерчыкларга җылы кирәк, алар шунда бәбәй табалар, - ди кечкенә Азалия. Фаяз һәм Флүрә Шәрифуллиннар...

Чирмешән кызлары Азалия белән Илүсә быел сыерчыклар кайтканын аеруча түземсезләнеп көтә. Әтиләре Фаяз белән ясаган өч сыерчык оясының икесен үз өйләре янында куйсалар, берсен Туймәткә Рушания әбиләре йортына алып кайтмакчылар.


Яратсыннар гына кошлар яңа "ызбаларын".

-Сыерчыкларга җылы кирәк, алар шунда бәбәй табалар, - ди кечкенә Азалия.

Фаяз һәм Флүрә Шәрифуллиннар өч кыз үстерә. Әтиләре сыерчык ояларын аларның һәрберсенә атаган.

-Кечкенә чакта без дә мәрхүм әти белән сыерчык оялары ясый идек. Табигатьне яратырга ул өйрәтте. Шул эстафетаны мин балаларга тапшырырга тырышам. Элек яхшы эш кораллары да юк иде әле аның. Ә хәзер шруповерты, электр фуганкасы, боравы дисеңме, материалың булса, оя ясавы озакмыни?! Сыерчык сайравы матур, яз килгәнне белдерә, күңелне күтәрә, - ди әти кеше.

Илүсә әтисенә Гасыйм Лотфиның сыерчык турында шигырен сөйли-сөйли булыша.

Өй түрендә бакчада,

Талчыбык, куначада

Сыерчык канат кага -

Яз килүгә шатлана.

Җилпенә ул, талпына,

Шатлыктан сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур оя кора.

Чүт-чүт итеп сайравы -

Аның оя сайлавы.

Кем ясаган ояны -

Сыерчык белә моны

Районыбыз мәктәпләре укучылары дә технология дәресләрендә сыерчык оялары ясыйлар.

-Яз башында кошларга урманда азык табуы кыен, кеше янында, өй тирәсендә аларга чүпләргә ни дә булса табыла. Бакчаларда үсүче агачлардагы корткыч бөҗәкләр, кортлар да - кошларга азык. Агачларны канатлы дусларыбыз шулай дәвалый, кешеләргә файда китерә Әзер өйләр ясап, без сыерчыкларны үзебезгә дәшәбез. Аннан, сыерчыкларның чүт-чүт сайравы искиткеч матур. Аларга әтиләр белән балалар шулай бергәләшеп оялар ясавы бик шәп инде ул, - ди белгечлеге буенча биолог, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined