Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән китапханәсе урамда табын корды

Район үзәк китапханәсе үз ишегалдында чәй табыннары көйләп, иң якын дусларын җыйды. Китап укучыларның күңелен күрү өчен дистәдән артык камыр ризыклары да пешергән хуҗалар. Чараны "Китапханә йолдызлар кабыза - 2017" дип атаганнар. Кунаклар өчен урамда әллә ничә төрле күргәзмә эшләде, курчак театры артистлары чыгыш ясады. Китапханәчеләр үзләре дә биюгә, җырга...

Район үзәк китапханәсе үз ишегалдында чәй табыннары көйләп, иң якын дусларын җыйды. Китап укучыларның күңелен күрү өчен дистәдән артык камыр ризыклары да пешергән хуҗалар.


Чараны "Китапханә йолдызлар кабыза - 2017" дип атаганнар. Кунаклар өчен урамда әллә ничә төрле күргәзмә эшләде, курчак театры артистлары чыгыш ясады. Китапханәчеләр үзләре дә биюгә, җырга оста икән, табынга да ниләр генә пешереп килмәгәннәр. Шахмат, фотозона, уеннар, эстафета, флеш-моб, кыскасы, шәп, кызык чара.

Үзәк китапханә китап укучыларын бүләкләр - яхшы китаплар белән дә сөендерде.

"Китапханәнең мәрхәмәтле дуслары" номинациясендә "Рус милли-мәдәни берләшмәсе"нең район бүлеге һәм районның благочинные Иеромонах Серафим җиңүче дип танылган; "Иң ярдәмчел укытучы" - Самат Хөснетдинов (кадетлар мәктәп-интернаты), Энҗе Зиннурова (2нче Чирмешән мәктәбе); "Китапханәгә тугрылык өчен" - Тамара Самойлова, ул иң күп стажлы китап укучы (Чирмешән), Николай Бодрягин (Иске Элмәле); "Иң бәләкәй укучы" - Чирмешәннән 4 яшьлек Милана Чернова; "Иң күп китап укучы гаилә" номинациясендә - Иске Котыштан Рабиннар, Чирмешәннән Мироновлар танылды. "Уйлап укыйбыз, киләчәк турында хыялланабыз" - Илнур Мингалимов (Чирмешән лицее); "Иң калын формуляр иясе" - Галия Сәрвәрова (Якты Тау); "Укучы - энциклопедист" - Илсур Гарифуллин (Түбән Кәминкә); "Иң актив китап укучы" - Айгөл Вәлиуллина (Утыз Имән); "Иң кызыксынучан китап укучы" - Зинаида Григорьева (Яңа Элмәле), "Укучы.RU" - Максим Багряшинский (Шешминка); "Китапханәче - үз эшенең остасы" номинациясендә - Ольга Ефимова (Әккәрәй), Светлана Муртазина (үзәк китапханә); "Биеклекләрне буйсындыручылар" - төрле иҗади бәйге җиңүчеләре дип Иске Элмәле, Иске Кади, Иске Үтәмеш, Туймәт, Якты Тау авыллары китапханәләре аталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Китапханә йолдызлар кабыза 2017