Чирмешән инвалидлар җәмгыяте Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте
Бәйрәмгә районда яшәүче төрле милләт вәкилләре – гаиләләр чакырылган иде. Чараны оештыручылар кунаклар өчен бәйгеләр һәм викториналар үткәрелде, музыкаль котлаулар, чәчәкләр бәйләме тәкъдим ителде, төрле милләтләрнең телләре һәм гореф-гадәтләре турында әңгәмәләр дә булды, ахырдан, матур гадәт буенча, барысын да ресторанга чакырып сыйладылар.
Шул ук көнне районга белән инвалидларның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы рәисе Рифат Ганибаев эш визиты килде. Ул һәм аны озатып йөргән муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, аларга бәхетле озын гомер теләделәр.
Һәр гаиләгә, республиканың көньяк – көнчыгышында урнашкан нефть һәм газ чыгаручы компанияләр ярдәме белән алынган, бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды.
Якташларыбыз бәйрәмнән, бик рәхмәтле булып, күтәренке рух белән таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев