Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән балалары үзләренә кагылышлы законнарны беләләр

Бөтендөнья балаларга хокук ярдәме көне кысаларында икенче Чирмешән мәктәбендә балалар хокуклары һәм аларны яклауга кагылышлы чара узды. Бу көнне район үзәге мәктәпләренең өлкән класс укучылары район нотариусы Ландыш Фәсхетдинова, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район филиалы начальнигы Артем Сутягин, район Советының юридик бүлек начальнигы Татьяна Рунова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы...

Бөтендөнья балаларга хокук ярдәме көне кысаларында икенче Чирмешән мәктәбендә балалар хокуклары һәм аларны яклауга кагылышлы чара узды.

Бу көнне район үзәге мәктәпләренең өлкән класс укучылары район нотариусы Ландыш Фәсхетдинова, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район филиалы начальнигы Артем Сутягин, район Советының юридик бүлек начальнигы Татьяна Рунова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗановалар белән очраштылар. Чара барышында укучылар үзләренең хокукларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, балаларга кагылышлы кайбер законнар турында үзләре дә чыгыш ясады, кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да җиткерделәр. Хокук сагында торучылар сорауларны җавапсыз калдырмадылар, укучыларга үзләренең хокуклары бозылганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә аңлаттылар, телефон номерлары язылган белешмә кәгазьләр тараттылар. Бала хокукларына кагылышлы законнар турында чыгыш ясаган яшүсмерләргә сертификатлар тапшырылды.

cheremshan.tatarstan фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined беләләр Чирмешән балалары үзләренә кагылышлы законнарны