Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, үзебезне саклыйк

Бер атна эчендә 18 райондашыбызга “больницадан тыш пневмония” диагнозы куелган, ел башыннан шундый 318 очрак теркәлгән. Бу турыда район үзәк больницасыннан хәбәр иттеләр. Димәк, авыручылар саны кискен арткан дигән сүз.

Быел 22 якташыбыз “COVID19”ны йоктырган. 107 авыру Әлмәт үзәк больницасына стационар дәвалануга күчерелгән, соңгы атна дәвамында анда тугыз кешене озатканнар. Ни кызганыч, вафат булучылар саны да арткан, сигез кеше гүр иясе булган.

Районга коронавируска каршы 6555 комплект вакцина кайткан, 6135 кеше прививка ясаткан.

-Вакцина җитәрлек күләмдә, якташларыбызны вакцинация узарга чакырабыз, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев