Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Өч потлы кабакны Лашманда үстергәннәр

Батыршиннарның мондый зур кабакларга әлләни исләре дә китмидер. Чөнки быел бакчаларында "пәһлеван" 45 килограммлы булып үссә, былтыр бер кабак тагын да авыррак - төгәл 52 килограмм да 700 граммга җиткән. Нишлисең, кызыклы экспонат булса да, кабакны озак саклый алмыйсың. Шунлыктан әлеге табигать могҗизасын терлекләргә турап ашатырга туры килгән. Быелгысын да...

Батыршиннарның мондый зур кабакларга әлләни исләре дә китмидер. Чөнки быел бакчаларында "пәһлеван" 45 килограммлы булып үссә, былтыр бер кабак тагын да авыррак - төгәл 52 килограмм да 700 граммга җиткән.

Нишлисең, кызыклы экспонат булса да, кабакны озак саклый алмыйсың. Шунлыктан әлеге табигать могҗизасын терлекләргә турап ашатырга туры килгән. Быелгысын да шәт шундый язмыш көтә. Дөрес, зур булып үскәне өчен аны салкыннарга кадәр тотарлар әле.
-Бакчадан берәр трактор арбасы кабак җыеп алдык, орлыкларын бәрәңге араларына чәчкән идек. Хәзер аларны һәр көнне малларга 15шәр чиләк ваклап бирәм. Пычак белән генә турыйм, йомшак тышлы бит,- ди гаилә башлыгы Миндар абый.
Сүз уңаеннан, Лашманда яшәүче Батыршиннарның бәрәңгеләре дә уңган. 10 сутыйдан 165 чиләк алдык, диләр. Эсседә бер тапкыр елга суы сипкәннәр. Күрше-күлән, авылдашлардан алмаштырып алынган орлыклардан эре бәрәңгеләр үскән.
-Берәр нинди "кормовой" бәрәңге түгелдер бит, тәме ничек?- дим.
-И, энем, янына үзең үстергән яхшы ит салсаң, бәрәңгенең ниндие дә тәмле була инде ул, - диде уенын - чынын бергә кушып хуҗабикә Саимә апа.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман

2
X