Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә өмәләр ешайган

Май бәйрәмнәре алдыннан Бәркәтә авылында ике зиратта да өмәләр уздырылган. Авыл җирлеге һәм мәхәллә тырышлыгы белән аларда йөзләгән кеше, читтә яшәүче авылдашлары да, актив катнашкан. -Өмә көнне аерым каберлекләр генә түгел, гомумән, зират территориясе җыештырылды, тәртипсез үскән агачлар киселде һәм алар техникаларга төяп чүплеккә түгелде, - ди Бәркәтә авыл җирлеге...

Май бәйрәмнәре алдыннан Бәркәтә авылында ике зиратта да өмәләр уздырылган. Авыл җирлеге һәм мәхәллә тырышлыгы белән аларда йөзләгән кеше, читтә яшәүче авылдашлары да, актив катнашкан.


-Өмә көнне аерым каберлекләр генә түгел, гомумән, зират территориясе җыештырылды, тәртипсез үскән агачлар киселде һәм алар техникаларга төяп чүплеккә түгелде, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Миләүшә Мусина. - Габбас Лотфуллин, Рәис Төхвәтуллиннар техника белән булышты, авыл җирлегенең тракторы да ярап куйды.

Бәркәтәдә һәр айның беренче һәм өченче сишәмбесендә гомуми өмәләр уздыру гадәткә кергән. Авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр урамнардагы һәм авыл тирәсендәге чүп-чарны җыеп капчыкларга тутыралар, чәршәмбе көнне, район үзәгеннән килеп каты көнкүреш калдыклары җыючы машина аларны алып та китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined