Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әбиләргә йорт төзиләр

Район үзәгендә 16 квартиралы йорт төзи башладылар. Монда торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары яшиячәк. «Минем квартира икенче катта булачак,- ди Татарстан белән Юлчы урамнары киселешендәге «Стройсервис» җәмгыяте (Яңа Чишмә) тарафыннан тө-зелүче йорттагы эш ба-рышын карарга килгән ветеран - Чирмешәндә яшәүче Анна Терентьева. -...

Район үзәгендә 16 квартиралы йорт төзи башладылар.


Монда торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары яшиячәк.

«Минем квартира икенче катта булачак,- ди Татарстан белән Юлчы урамнары киселешендәге «Стройсервис» җәмгыяте (Яңа Чишмә) тарафыннан тө-зелүче йорттагы эш ба-рышын карарга килгән ветеран - Чирмешәндә яшәүче Анна Терентьева. - Монда күчүне түземсезлек белән көтәм. Хәзер яши торган өемдә су кергән, әмма канализация юк. Аннан соң кыш көннәрендә кар чистартырга да авыр. Исәнлегем элеккеге кебек түгел шул. Гомуми йортта җиңелрәк булыр дип уйлыйм».

Анна Дмитриевнаның ире Василий Петровичны 1943нче елны сугышка алалар. Ул армиядә җиде ел хезмәт итә һәм 1950нче елны гына туган ягына кайта. Анна Дмитриевна белән алар 1951нче елда гаилә коралар һәм 55 ел бергә гомер кичерәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Яңа йорттан Чирмешәннән, Әмирдән, Югары Кармалкадан, Якты Таудан, Ивашкинодан, Иске Сережкинодан, Шешминкадан, Керкәледән, Иске Элмәледән тагын 12 якташыбыз - Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары квартира алырга теләк белдергәннәр.

Район буенча барлыгы 214 ветеран торак шартларын яхшырту хокукына ия. Бүгенгә 177 кешегә торак шартларын яхшырту өчен федераль бюджеттан акча күчерелгән. Күбесе квартиралар алган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined торак шартларын яхшыртуга хокуклары

2
X