Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә хат ташучыларны, газета укучыларны хөрмәтләделәр

Ивашкино элемтә бүлекчәсе халыкны матбугат басмаларына яздыру буенча гел яхшы эшли. Агымдагы елның икенче яртысында бу авылда 135 йортка, адреска район газетасын алдыралар, ягъни узган елдагының шушы чорындагыдан да 13кә күбрәк.

Шушы бүлекчә начальнигы Галина Владимированы, Бәркәтәдә хат ташучы Альбина Сәйфетдинованы, абүнәчеләр, әллә ничә газета-журналга заказ бирүче Лидия Ларионованы (Шешминка), Александр Роминны (Чирмешән) шушы көннәрдә район газетасы редакциясенә чакырдык, бүләкләр тапшырдык.

-Газеталарны, “районка”ны яратып укыйбыз. Кеше язмышлары турында язмалар кызык, уңган-булган якташларыбыз турында да язасыз, яшьләр алардан үрнәк алсын иде, - ди Шешминкадан Лидия Ларионова. -Кызганыч, колхозлар бетте, яшьләр шәһәргә китә. Ә менә авылыбызда чиркәү бинасын яңартулары сөенечле, дини темага да, фермерлар турында да еш укыйбыз. Рәхмәт, газета редакциясе хезмәткәрләре, безгә ешрак килегез.

Бәркәтәдән Альбина Сәйфетдинова исә безнең продукцияне һәм башка басмаларны укучыларга ирештерүче. Хат ташучы Бәркәтә авылының Югары оч урамнарындагы 170ләп йортка почта тарата, 6-7 километрлап юл уза, пенсия, субсидиясе дә аның өстендә. ”Үз эшемне бик яратам”, - ди ул.

-Яшереп-нитеп торасы юк, халык арасында төрлечә яшәүче бар бит, газета-журналларга яздыру да гел шома гына бармый. Кемгәдер исә бу хакта искә төшерү дә җитә, ә кайберәүләр белән психолог та булып сөйләшәсе. Безнең авылда Федор Андреевлар, Зоя Пикушова, Мая Назарова бишәр-алтышар газета-журнал алдыралар, үзем дә 12 басмага язылдым. Рәхмәт сезгә дә: “Наш Черемшан”ны укыйбыз, хәбәрләрне күп бирәсез, - ди Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы Галина Владимирова.

Ә Александр Ромин Тольятти шәһәрендә яшәгән вакытында Чирмешәнгә ялга кайткач та, безнең газетаны яратып укыган. Хәзер ул туган авылында - Чирмешәндә яши.

-Газета бик кызыклы. Кечерәк авыллар хакында күбрәк языгыз. Мин иң әүвәл хрониканы, кыскача хәбәрләрне укып чыгам. Уңышлар сезгә, - диде бу укучыбыз.

Утыз Имәннән Илдар Минневәлиев гаиләсе дә газета- журналларны күп алдыра. Аларга да кечкенә генә бүләгебез бар. Вакытлары булганда, алар да безгә кунакка кереп чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев