Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Беренче Чирмешән мәктәбендә турникта тартылып ярыштылар

Беренче Чирмешән мәктәбе укучылары "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте көче" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Анда катнашулары юкка гына түгел, биредә "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" отряды уңышлы эшли. Акция мәктәпнең яңа спорт залында үтте, анда 8 яшьтән өлкәнрәк яшүсмер малайлар-һәрберсе бер минут дәвамында турникта төрле күнегүләр ясап баллар җыйды. Акциянең судьялары "Россия мәктәп...

Беренче Чирмешән мәктәбе укучылары "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте көче" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Анда катнашулары юкка гына түгел, биредә "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" отряды уңышлы эшли.


Акция мәктәпнең яңа спорт залында үтте, анда 8 яшьтән өлкәнрәк яшүсмер малайлар-һәрберсе бер минут дәвамында турникта төрле күнегүләр ясап баллар җыйды.

Акциянең судьялары "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" отряды активистлары - кызлар һәр укучының балларын санап, классларның һәм мәктәпнең гомуми күрсәткечен исәпләп чыгардылар. Мәктәп буенча гомум балл - 5356.

-Бу - акциянең читтән торып үткәрелүче туры. Аның барышын фоторәсемгә төшереп, нәтиҗәләрен Казанга җибәрәбез, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. -Яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләр илдә Татарстан данын яклаячак. Бу акциядә катнашу мөмкинлеге бирелү безнең өчен зур дәрәҗә.

Ярышта катнашкан 142 малай арасында 7 "б" класс укучысы Ренас Закиров 160 балл җыеп беренче урынга чыкты. 4 "а" класс укучысы Даниил Никонов (131 балл) - икенче, 11 класстан Артем Магданов (119 балл) - өченче. Чара ахырында көчле булып танылган укучыларга грамоталар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined