Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәбкәләр җылы ярата

Кара Чишмә авылында яшәүче Миләүшә һәм Рәис Илаловлар быел 150 баш каз бәбкәсе алып үстергәннәр. Башка елларны да 30, 60, 80 бәбкә алып үстерә идек,- ди хуҗабикә. - Быел инде күбрәк алырга булдык. Исән булсак, киләсе елны 500 башка җиткерергә ниятебез бар. Илаловларның йортлары да бик уңай урында, авылның бер...

Кара Чишмә авылында яшәүче Миләүшә һәм Рәис Илаловлар быел 150 баш каз бәбкәсе алып үстергәннәр.

Башка елларны да 30, 60, 80 бәбкә алып үстерә идек,- ди хуҗабикә. - Быел инде күбрәк алырга булдык. Исән булсак, киләсе елны 500 башка җиткерергә ниятебез бар.
Илаловларның йортлары да бик уңай урында, авылның бер читендә урнашкан шул, сулык та янәшәдә. Миләүшә дә, Рәис тә Кара Чишмәдә туып үскәннәр. Гаилә коргач, шәһәргә китеп тә караганнар. Әмма читтә озак тормаганнар, 2001нче елны авылга кайтып урнашканнар.
Без бит авыл балалары. Күнегергә, эшкә өйрәнергә кирәкми. Барын да күреп, эшләп үстек, - ди хуҗабикә. - Мин кош-кортны да яратып, рәхәтләнеп карыйм.
Бәлки шуңадыр да инде, өч атналык бәбкәләрнең өчесе генә үлгән, калганнары сау-сәламәт үскән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, Миләүшәнең әнисе Миннур апа Хөсәенова 85 яшендә дә 100дән артык каз асраган.
Бәбкәләрне яшь бала караган кебек карадык, - ди Миләүшә. - Читлекләр ясап, ут үткәрдек, лампочкалар куйдык. Алар бит җылы ярата. Салкыннан, юештән сакларга кирәк. Аеруча аякларына суык тидермәскә, шуңа да аслыкларын гел алмаштырып торырга, коры тотарга тырышабыз. Яшьрәк чакларында тарттырылган бодайны үләннәр белән, бигрәк тә инде кычытканны яраталар, ваклап, бутап бирә идем. Хәзер инде алай ук тәрбия кирәкми. Көн саен 8 чиләк коры бодай салам. Мәшәкате күп булса да, каз асрау үзен аклый.
Хуҗалардан шулкадәр каз түшкәсен ничек, кая урнаштырулары белән дә кызыксындым.
Калганы юк. Алып бетерәләр. Аеруча Яңа ел алдыннан сораучылар күп була, - ди хуҗабикә.
Миләүшәгә казларны йолкырга туганнары, авылдашлары булыша. Каз йоныннан ясаган мендәрләренә дә сорау бар икән.
Илаловлар эре терлек тә асрыйлар, сыерлары, үгезләре бар. Йорт тирәләре дә ялт итеп тора.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined