Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

1 апрель - Көлке көне

Икесенә дә тутырдым Хәмзә, өйләнгәч, Зәй якларына бабасына кунакка кайта. Ашагач-эчкәч, бабай һәм кияү маллар карарга чыгалар. Бабай лапас түбәсеннән кияүгә печәнне сыерга, сарыкларга, үгезгә һәм дә ике башмакка салырга куша. Кияү башмак (тана) сүзен аңламыйча, әбисе янына кереп, бабасының ике башмагын сорый. Әби кеше нәрсәгә кирәк булды икән аңа...

Икесенә дә тутырдым

Хәмзә, өйләнгәч, Зәй якларына бабасына кунакка кайта. Ашагач-эчкәч, бабай һәм кияү маллар карарга чыгалар. Бабай лапас түбәсеннән кияүгә печәнне сыерга, сарыкларга, үгезгә һәм дә ике башмакка салырга куша. Кияү башмак (тана) сүзен аңламыйча, әбисе янына кереп, бабасының ике башмагын сорый. Әби кеше нәрсәгә кирәк булды икән аңа башмаклар дип, сукрана-сукрана ике зур чосынка галошын чыгарып бирә.

Бабай түбәдән төшкәч:

-Әллә башмакларга печән салмадыңмы?! - ди.

-Нигә салмаска?! Әнә икесенә дә тутырып куйдым, - дип, кияү зур галошларга төртеп күрсәткән.

Әти әнидән калкуырак

Көзге урып-җыю вакытында Хәмзә ике иптәше белән Минзәлә районына "Зил-130" автомобильләрендә бөртек ташырга баргач Зәйтүнә исемле апаларга квартирага урнашалар. Өстәл артында чәйләп утырганда Хәмзәдән:

-Әти-әниләрең тигезләрме соң? - дип сораган.

Авылда әти-әниләренең исәннәрме дигәнне аңлап җиткермәгән Хәмзә:

-Бигүк тигез түгелләр. Әти әнидән бераз калкуырак, - дип куйган.

Фәнис Нуретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined