Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Яшел фуражка кияр өчен, бик тырышырга кирәк“ - ди Түбән Кәминкәдән Фаил Гафиятуллин

Чик буе ул - үзенә генә хас бер сихри урын сыман. Моңа инану өчен үзең шунда хезмәт итеп карарга кирәк... 1958 елда, ул вакытта Беренче Май, хәзерге Чирмешән районыннан унбер егет: Бәркәтәдән Җәлил Ганиев, Ильяс Шәйхетдинов, Рафик Заһретдинов, Яңа Кадидан Әсхәт Җәләев, Иске Кадидан Рафик Ризванов, Чирмешәннән Симон Козлов, Кашин,...

Чик буе ул - үзенә генә хас бер сихри урын сыман. Моңа инану өчен үзең шунда хезмәт итеп карарга кирәк... 1958 елда, ул вакытта Беренче Май, хәзерге Чирмешән районыннан унбер егет: Бәркәтәдән Җәлил Ганиев, Ильяс Шәйхетдинов, Рафик Заһретдинов, Яңа Кадидан Әсхәт Җәләев, Иске Кадидан Рафик Ризванов, Чирмешәннән Симон Козлов, Кашин, Портнов, Үтәмештән Рафик Шәймәрданов, Түбән Кәминкәдән мин - Фаил Гафиятуллин армия хезмәтенә алындык. Ул вакытта хәрби комиссар - майор Ковалев безгә уңышлар те- ләп, Казанга озатып калды. Анда 7 көн тоткач, товарный вагоннарда 70 кешене, Татарстан егетләрен, Кавказ ягына алып киттеләр.

Саратов аша үтеп, Әстерхан якларына якынаеп киләбез. Көннәр җылыта, бераз баргач, биек-биек таулар күренә башлады, тау башларында ап-ак кар. Бу соңгы тукталыш Әзербайҗан белән Әрмәнс тан республикалары территориясе булды. Безне вагоннардан төшереп, җәяүләп, переваллар аша, алдан әзерләнгән сборный пунктка алып килделәр. Менә шуннан башланды инде безнең "пограничный" хезмәт. Биредә ике ай учебкада булып, чик буен саклау серләренә өйрәнеп, корал тотарга, атарга, паспорт режимын, чикне саклау кагыйдәләрен өйрәнеп, имтихан тапшырдык. Кем аны уза алмый, ул икенче срокка кала, шунсыз чик буена хезмәт итәргә җибәрмиләр. Без бу этапны уңышлы гына узып, төрле заставаларга таралыштык. Райондашлардан аерылышыр га туры килде. Аерылышу кайда да авыр икән, чит җирдә бигрәк тә, хәтта күзләр яшьләнгәне истә. Төрлебез төрле заставаларга эләксәк тә, барыбер хат аша хәлләрне белешеп тордык. Мин - беренче, Җәлил - өченче, Ильяс унберенче заставага эләктек. Сигезенче заставада безне капитан Глушков, нарядтан кайткан солдатлар каршы алдылар, соңгыларының йөзләрендә шатлык: аларга алмаш килде, 1937 елгылар, аларның кайтыр көннәре иде инде. Менә шунда беренче тапкыр солдатның тары боткасыннан авыз иттек. Икенче көнне иртән безне застава начальнигы чик буе белән таныштырырга алып китте. Бу - Иран дәүләте белән СССР арасындагы чик буе. Монда һәр заставаның үз участогы бар, алар төрле ераклыкта. Һәр участокның уртасына застава урнашкан, бу инде солдатларның яшәү урыны. Чик сакчысы өч елын шунда үткәрә.

Без яшь солдатлар, 2 ай буена дүрт сәгатькә генә хезмәткә барырга тиеш булсак та, кем бераз йокысызрак, игътибарлырак - алар сигезәр сәгать хезмәткә, нарядка йөри башладык. Таң беленә башлагач, я караңгы төшкәндә, эңгер-меңгердә, җирдән бер нәрсәне аерып булмый. Бигрәк тә менә шунда чик сакчысыннан уяулык, сизгерлек таләп ителә. Иртән кошлар сайрый, күке кычкыра, шакал улый, яфрак-лар, камыш шаулый, ниндидер кош очып китә, - боларның барына да синең игътибарың кирәк. Алар ясалма, алдау түгелме? - тавышларны чыныннан аера белергә кирәк.

Алты ай хезмәт иткәннән соң, икебезне сержантлар әзерли торган мәктәпкә җибәрделәр. Бер дә барасы килми, чөнки анда курсантларның ничек укыганнарын күргән идек инде. Нишлисең, солдат приказны үтәргә тиеш. Анда бәлки районнан кем дә булса бардыр дигән уй баштан узды. Частькә килсәк, Ильяс Шәйхетдинов та (Бәркәтә) шунда. Андагы шатлыкны белсәгез, без бер отделениега эләктек, караватлар янәшә. Шулай итеп, якташым белән 7 ай бергә сержант мәктәбендә укып, имтиханнар тапшырдык. 70 курсант арасыннан сигезебез мәктәпне "бишле"гә бетерде. Миңа кече сержант, Совет армиясе отличнигы күкрәк билгесе һәм Мактау кәгазе тапшырдылар. Шулай итеп, без кече командирлар булдык. Инде заставага китәргә дигәндә, тагын бер яңалык, 1940нчы елгылар хезмәт итәргә килеп төштеләр, шуларны өйрәтергә тагын ике айга учебкага калдырдылар. Бу чакырылышта күбесе безнең кебек Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм башка төбәкләрдән иделәр. Алар белән күнегүләр үткәрдек. Шулай ике ай үтеп китте, заставага кайттым. Миңа отделение бирделәр, соңгы ел ярым застава старшинасы булып хезмәт иттем - бусы тагын да җаваплы вазифа Заставада татар, башкорт, рус, украин, әрмән, әзербайҗан, лезгин, чечен, каракалпак, молдаван, белорус... 15 милләт вәкиле бар иде. Шулай да, без бер гаилә кебек яшәдек, бер-берсенә авыр сүз әйтмәдек. "Дедовщина" дигән әйбер бәлкем чик буенда булмагандыр: уйлап карагыз, без нарядка тулы сугышчан әзерлек белән барабыз, автомат һәм патроннар чын. Менә шунда син бер-береңне рәнҗетеп, нарядка чыгып кара?! Аллаһының рәхмәте белән, бер шылт иткән тавыш та чыкмады. Ул вакытта дуслык турында еш сөйләүләре дә юкка булмагандыр.

Чик сакчысы, яңгырмы, кармы, ачык һавада, озын араларны җәяү үтә. Аты, ма-шинасы булмаса да, һәр заставада биш-алты эт бар. Алар барысы да өйрәтелгән, беренче ярдәмчеләр, 4-5 сәгать эчендә җинаятьчене эзләп табарга сәләтлеләр. Ә җинаятьче төрле хәйләләр корырга, аяк, өс киемнәрен алыштырырга, агым су аша үтәргә мөмкин.

1959 елда Иран белән СССРның үзара мөнәсәбәтләре начараеп китте, чөнки Иран белән АКШ үзара килешү төзеп, Америка кораллы көчләре Иран территориясендә урнашты. Аларның солдатлары Иран чик сакчыларын алыштырды. Шуның белән бәйле, безнең чик буендагы техник средтволарны яңарттылар. Бу эштә якташыбыз Җәлил Ганиев та катнашты. Аны частьтә белмәгән кеше юк иде. Бик шигъри җанлы кеше иде ул. Яшел фуражка кияргә Бик тырышырга кирәк. Граница таләпләрен Төгәл белергә кирәк, дигән шигъри юллары бар аның.

Шулай итеп, мин 1961 елда, өч ел урынына 3 ел да дүрт ай хезмәт итеп кайттым.

28 май - Чик сакчылары көне. Хезмәт иткән еллар, дуслар - яшьлек хатирәсе. Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләремнең урыннары җәннәттә булсын, исәннәргә аяз күк йөзе, җирдә тынычлык, Аллаһы Тәгалә матур картлык бирсен.

Бәйрәм белән, чик сакчылары!

Элеккеге старшина Фаил ГАФИЯТУЛЛИН.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Фаил Гафиятуллин погрничниклар көне