Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшәүче - Әшәлче турында китап чыгачак

Кармыш авылы җирлегендә һәм республиканың төрле шәһәр-авылларында яшәүче авылдашларга күптән уйлап йөргән теләкләремне җиткерәсем килә. Тиздән Бөек Җиңүнең 72 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтәчәкбез. Авылыбызның соңгы ветераны Хәниф ага Сөләйманов та былтыр көз аенда бакыйлыкка күчте. Инде тыл хезмәткәрләренең дә сафлары сирәгәя бара. Заманында алардан күргән-белгәннәрен язып алмаганга үкенәсе генә...

Кармыш авылы җирлегендә һәм республиканың төрле шәһәр-авылларында яшәүче авылдашларга күптән уйлап йөргән теләкләремне җиткерәсем килә.

Тиздән Бөек Җиңүнең 72 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтәчәкбез. Авылыбызның соңгы ветераны Хәниф ага Сөләйманов та былтыр көз аенда бакыйлыкка күчте. Инде тыл хезмәткәрләренең дә сафлары сирәгәя бара. Заманында алардан күргән-белгәннәрен язып алмаганга үкенәсе генә кала. Тиздән дөнья күрәчәк "Шау чәчәкле болынлыкта Әшәлчем" китабына да күп кенә тарихи истәлекләр кермичә калды кебек.

Кызганыч, бабаларыбыз хатирәләренең югалуы соңгы чиккә җитте, аларны берничә елдан соң беркем дә җыя яки туплый алмаячак. Шундый соңгы мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен, олы үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Кармыш авылы һәм Әшәлче поселогы, инде таралган Саклык, Братство поселоклары халкы безне ишетсеннәр, сугышта һәлак булучылар һәм аннан исән кайтучылар, тыл хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары турында үзләренең хатирәләре белән уртаклашсыннар иде. Әлбәттә, фоторәсемнәр табып бирә алсагыз тагын да яхшы. Нинди язу, документ, хат яки сугышка багышланган бәет, шигырь бар - безне барысы да кызысындыра. Үзегез яза алмаган очракта безне чакырыгыз. Бу изге эштән Кармыш һәм Әшәлче мәдәният йортлары, мәктәп, авыл җирлеге Советы да читтә калмас дип ышанабыз. Истәлекләрне Кармыш авылында яшәүче Наил Глюмовта калдырырга мөмкин.

Дамир Таҗиев.

Әлмәт шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined