Адәм баласы ни генә күрми. Тормышның давыллы вакыйгалары аны йомычка кебек гел бөтереп йөртә. Әлеге язмам да шуңа бер мисал.
Безне - Бөгелмә педагогия институтын тәмамлаган яшь укытучыларны төрле җирләргә юллама буенча эшкә җибәрделәр. Мине - Чирмешән районының (ул вакытта Беренче Май районы иде) Бәркәтә авылына, ә авылдашым Тәлгатьне Кара...
Адәм баласы ни генә күрми. Тормышның давыллы вакыйгалары аны йомычка кебек гел бөтереп йөртә. Әлеге язмам да шуңа бер мисал.
Безне - Бөгелмә педагогия институтын тәмамлаган яшь укытучыларны төрле җирләргә юллама буенча эшкә җибәрделәр. Мине - Чирмешән районының (ул вакытта Беренче Май районы иде) Бәркәтә авылына, ә авылдашым Тәлгатьне Кара Чишмәгә билгеләделәр.
Бу якта әле бер кешене дә белмим, дөрес, Тәлгать белән аралашып торабыз. Бер вакыт ул минем янга бер егет белән килде. Ул аларның күршесендә тора икән. Аның әнисе Фатыйма апа белән сөйләшеп киткәннәр һәм аның да Иске Ярмәк авылыннан булуы ачыкланган. Тик ул туган авылыннан бик бәләкәй вакытта чыгып киткән, андагы беркемне дә белми. Минем дә шул авыл кызы икәнемне белгәч, Фатыйма апа, танышып кайтырсың дип, улын да ияртеп җибәргән.
Еллар үтә торды, тормышка чыккач та "авылдаш апа" белән аралашып яшәдек. Бер вакыт әнине кунакка алып килгәч, Фатыйма апа белән очраштырдык. Озак карашып торсалар да, бер-берсен танымадылар.
-Балалар сине дә Ярмәкнеке диделәр, кемнәр нәселеннән соң, авылда нинди туганнарың бар? - дип сораулар яудырды әни. - Без бер чор кешеләре кебек, тик мин сине танымыйм, монда ничек килеп эләктең соң?
Әниләр узган еллар, ачлык чорының нужасын искә төшереп алдылар.
-Ачлыкта иң беренче әти үлде, аннан соң кече энебез, - дип сүз башлады Фатыйма апа. - Шул коточкыч көннәрнең берсендә безгә ят бер абзый кунарга сорап керде. Капчыгыннан ипи чыгарып, әз-әз генә безгә сындырып бирде. Алар әни белән озак сөйләшеп утырдылар. Аларның сүзләрен ишетеп торам, ул вакытта миңа 9 яшь иде.
-Сез болай булса ачка үлеп бетәсез, бер балаңны миңа биреп җибәр, кирәксенеп соравым түгел, минем бит шөгылем бар, тамагына каба башласа исән калыр, -ди теге абзый.
-Тукта ул кеше самовар төзәтүче түгел идеме? - дип сорады әни.
-Әйе, - диде Фатыйма апа.
-И-и син бит минем әнием белән бертуган Сәхипҗамал абыстай кызы буласың, - дип ахылдап куйды әни һәм тагын сорауларын яудыра башлады. - Йортыгызның кайсы тирәдә икәнен хәтерлисеңме?
Фатыйма апа элек зират янында яшәгәннәрен белә.
-Син минем чын туганым буласың икән, - диде әни.
Шуннан соң тагын кочаклаштылар, елаштылар.
-Мин өйдән китүемне яхшы хәтерлим, әнидән аерылу бик авыр булды. - дип исә төшерде Фатыйма апа ул көнне. - Үскәч эшләрмен, сезгә ипи алып кайтырмын, дигәнем дә хәтердә. Әни елый-елый, кызым, туган авылың Иске Ярмәкне онытма, диде. Самоварчы абый янында тамагым тук булды, аның белән Урал якларына барып чыктык. Үстем, эшли башладым, ГЭС төзүдә катнаштым. Шунда Гайфетдин исемле егет белән таныштым, гаилә кордык. Бераздан соң иремнең туган якларына - Кара Чишмәгә кайтып урнаштык. Авылым Ярмәкне һәрвакыт исемә төшереп яшәсәм дә, кайта алмадым. Авылым кайсы якта, анда кемнәрем барын да белми яшәдем. Ә укытучы егет Ярмәк исемен әйткәч, башларым әйләнеп китте, зиһенем чуалды. Менә бит, Аллаһы насыйп иткәч, якын туганым белән табыштык.
Туганнар икәнебезне дә белгәч Фатыйма апаның улы Сәйфетдин белән аралашып яшәдек.
Бу хатирәне күп еллар күңелемдә йөрттем. Инде әни дә, Фатыйма әби дә, Сәйфетдин дә бакыйлыкка күчтеләр, урыннары оҗмахта булсын.
Рәхилә Мәгъсумова.
Бәркәтә авылы.
Нет комментариев