3 май 2015 яңалыклары
-
Өмәләр дәвам итә
Югары Кәминкә авыл җирлегенә керүче авылларда чисталык өмәләре җирләр кардан ачылу белән үк башланып китте. -Авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юл буйларындагы кышкы чүп-чарны капчыкларга җыеп куйды. Гадәттә, аларны юлчылар алып китә, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. - Без, берничә көнгә бер, авылга алып керүче юл буйларыннан...
-
Ярмәк кызлары Чирмешән җирендә гомер итте
Адәм баласы ни генә күрми. Тормышның давыллы вакыйгалары аны йомычка кебек гел бөтереп йөртә. Әлеге язмам да шуңа бер мисал. Безне - Бөгелмә педагогия институтын тәмамлаган яшь укытучыларны төрле җирләргә юллама буенча эшкә җибәрделәр. Мине - Чирмешән районының (ул вакытта Беренче Май районы иде) Бәркәтә авылына, ә авылдашым Тәлгатьне Кара...
-
Чирмешән велосипедчылары велошлем кимиләр
Шөкер, быел райондагы юл-транспорт бәла-казаларында балалар зыян күрмәгән. Тик шунысы бар, язга чыгып, көннәр җылытты исә, мондый аяныч хәлләрнең ешаюы күзәтелә. Шунлыктан Берләшкән Милләтләр Оешмасының 4 майдан 10 майга чаклы юлларда балалар куркынычсызлыгына кагылышлы Өченче Глобаль атналык игълан итүе бик вакытлы. Шушы чара кысаларында безнең район юл инспекторлары да балалар...