Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Урманасты Үтәмештә юл салынды

Юл газабы - гүр газабы дигәндәй, безнең Урманасты Үтәмеш авылының Мичурин урамында яшәүчеләр күп еллар юлсызлыктан изаланды. Бер елны ут чыгып, урамда өч йорт янды. Әгәр адәм рәтле юл булса, бәлагә шәт ул кадәр үк таралырга ирек бирмәсләр дә иде. Андый-мондый башка хәлләр килеп чыкса, чирләп китсәң дә, язгы, көзге...

Юл газабы - гүр газабы дигәндәй, безнең Урманасты Үтәмеш авылының Мичурин урамында яшәүчеләр күп еллар юлсызлыктан изаланды. Бер елны ут чыгып, урамда өч йорт янды. Әгәр адәм рәтле юл булса, бәлагә шәт ул кадәр үк таралырга ирек бирмәсләр дә иде.

Андый-мондый башка хәлләр килеп чыкса, чирләп китсәң дә, язгы, көзге пычракларда урамга машина белән түгел, җәяү дә керерлек булмады. Шуның өстенә биредәге йортларда нигездә олы яшьтәгеләр яши. Гомерләре буе колхоз эшендә, фермада тир түккән, заманында гектар-гектар чөгендер үстергән абыйлар, әби-апалар. Шушы хәлләрне без район башлыгы Наил Зариповка сөйләдек. Район җитәкчесе моң-зарыбызны тыңлап, авылга килеп, юл юклыгын үзе күреп китте...
Инде хәзер, Ходайга шөкер, вак таш җәелгән яхшы юлдан йөрибез. Газ, су бар, баганаларда электр лампочкалары яна. Урамыбызда яшәүче абый-апалар исән генә булсын диясе килә. Алар исеменнән район башлыгы Наил Зариповка, авылдашыбыз Марс Бәдретдиновка, юлны төзеп биргән егетләргә зур рәхмәт әйтәбез. Шундый изге гамәлләр белән башкаларны да сөендерер өчен Ходай тәгалә сезне исәнлектән аермасын. Эшегездә тагын югарырак үрләр яуларга язсын.
Гөлшат Фәсхетдинова.
Урманасты Үтәмеш - Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш