Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкәдә сыерчыкларны көтеп алалар

Бер дә узмас кебек үзенең салкыннары белән озакка сузылган кыш та чигенде. Яз ,чын яз житкәнен белдереп сыерчыклар килде. Безнең тәрәзә каршында өч сыерчык оясы тора. Сыерчыкларыбыз hәр елны алтынчы-жиденче апрельдә киләләр. Быел бишенче апрель көнне үк хәбәр бирделәр. Әбием алар белән чыгып исәнләшә, "Кошчыкларым, исән-сау килдегезме, хәерле, матур жәйләр...

Бер дә узмас кебек үзенең салкыннары белән озакка сузылган кыш та чигенде. Яз ,чын яз житкәнен белдереп сыерчыклар килде. Безнең тәрәзә каршында өч сыерчык оясы тора. Сыерчыкларыбыз hәр елны алтынчы-жиденче апрельдә киләләр. Быел бишенче апрель көнне үк хәбәр бирделәр. Әбием алар белән чыгып исәнләшә, "Кошчыкларым, исән-сау килдегезме, хәерле, матур жәйләр булсын," - диеп үзенең теләкләрен тели. Алар килгәч бакча да ямьләнеп китә.
Бабам үз эшләре белән көне буе бакчада була hәм сыерчыкларны күз уңыннан жибәрми. Бер көнне бабай, парлы сыерчыкларның берсен югалткан. Ялгыз калган сыерчык, бер оя түбәсенә, әле торба антенна өстенә басып чырык-чырык кычкыра, әйтерсең лә, "ярдәм итегез," диеп ялвара, ә аннан сызгырып жибәрә. Бабам эшне бик тиз аңлап алды. Ул торбаның төбендә кыштырдаган тавыш ишетеп, "Әhә, сыерчык монда икән, тик тизрәк ярдәм итәргә генә кирәк," - диде. Җирдән өстәрәк сыерчык сыярлык тишек ясады hәм якка китеп басты. "Шушы сыерчыклар кебек, кешеләр дә бер-берсе өчен өзелеп торса, дөньяда ятим гаиләләр дә булмас иде," - дип куйды. Кошчык иреккә чыкты...
Сыерчыкларның балалары үсә башлагач аларга тагын куркыныч яный. ала карга hәм саескан әниләренең азыкка чыгып китүен көтеп кенә торалар. Менә шул чакта сыерчыклар, аларга кушылып чыпчыклар да, дәррәү тавыш кутәреп, чакырылмаган "кунакларны" куарга тотыналар. Тавышны ишетеп кешеләр дә ярдәмгә килсә, аларның балаларына куркыныч янамас.
Чулпан Әгъзамова.
Түбән Кәминкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined