Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкә авылында якташлары Ринат Гайнулинга багышланган иҗат кичәсе булды

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, иҗат итүче якташыбыз Ринат Гайнуллинга багышланган "Бер очрашу- үзе бер гомер" исемле иҗат кичәсе булды. Бергә уйнап үскән авылдашымның уңышларын күреп чын йөрәктән шатландым. Туган авыл, туган як турындагы җырлары бала чакка, яшьлек елларына алып кайтты. Аның көйләре чын милли хис...

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, иҗат итүче якташыбыз Ринат Гайнуллинга багышланган "Бер очрашу- үзе бер гомер" исемле иҗат кичәсе булды.

Бергә уйнап үскән авылдашымның уңышларын күреп чын йөрәктән шатландым. Туган авыл, туган як турындагы җырлары бала чакка, яшьлек елларына алып кайтты. Аның көйләре чын милли хис белән язылган. Бу кичәдә Ринат иҗат иткән җырларын гармунда үзе уйнап башкарды. Хатыны да, балалары да бик моңлы кешеләр икән, гаиләләре белән авылдашларга конңерт тәкъдим иттеләр.

Авыл үзешчәннәре дә якташыбызның җырларын башкарды.

Ринат Талип улы 25тән артык җыр авторы. Үзлегеннән гармун тартырга өйрәнгән авыл малае Түбән камага киткәч тә аннан аерылмый, үз өстендә эшне дәвам итә.

Ринат Гайнуллин якташлары янына буш кул белән кайтмаган - укытучыларын сәхнә түренә чакырып бүләкләр тапшырды.

Ремонттан соң, мәдәният йортыбыз да нык матурланган икән, бирегә курыкмыйча кунак чакырырга була. Бу кичәне оештыручыларга зур рәхмәт, ә Ринат Гайнуллинның иҗаты озын гомерле булсын.

Мамүрә Гафиева.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X