Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Чегодай ветераннарын клубка чакырып сыйладылар

Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыктык. Тик моңа кадәр безне Өлкәннәр көнендә искә алучы булмады, ә быел Чирмешән авыл җирлеге Советы бәйрәм оештырып хөрмәтләделәр. Безне - төрле елларда колхозда хезмәт куйган 30лап кешене Түбән Чегодай авыл мәдәният йортына бәйрәм табынына чакырдылар. Монда эшләүче кызларыбыз тәмле ашлар белән сыйласалар, район...

Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыктык. Тик моңа кадәр безне Өлкәннәр көнендә искә алучы булмады, ә быел Чирмешән авыл җирлеге Советы бәйрәм оештырып хөрмәтләделәр.

Безне - төрле елларда колхозда хезмәт куйган 30лап кешене Түбән Чегодай авыл мәдәният йортына бәйрәм табынына чакырдылар. Монда эшләүче кызларыбыз тәмле ашлар белән сыйласалар, район үзәгеннән килгән артистлар - "Көзге моң" ансамбле матур җырлар белән күңелебезне күтәрделәр. Бәйрәм барышында быел 70, 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларыбызны да тәбрикләделәр.

Безне дә искә алып, бәйрәм табынына чакырып күңелебезне күргән өчен, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага, татлы ризыклар әзерләгән кызларга, артистларга зур рәхмәт.

Түбән Чегодай авылы халкы исеменнән Гөлсирә Әхмәтшина.

Безнең сайтта укыгыз:

4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Максим Галкинны сүзсез калдырды (видео)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17566

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Түбән Чегодай сыйладылар клубка чакырып ветераннарын