Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шахматчыларның Интернетка исләре китми

Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның телевизордан, шахмат уенын мәктәпләрдә дәрес итеп кертергә кирәк дигән тәкъдиме истә калган. Бу тикмәгә генә әйтелмәде шикелле. Фикеремне аңлату өчен, "Безнең гәҗит" язганнарга да тукталам. анда: "Русиядә балалар арасында үз-үзләренә кул салу эпидемия төсмерен алды. 2016 нчы елда балигъ булмаганнар арасында үз теләкләре белән...

Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның телевизордан, шахмат уенын мәктәпләрдә дәрес итеп кертергә кирәк дигән тәкъдиме истә калган. Бу тикмәгә генә әйтелмәде шикелле. Фикеремне аңлату өчен, "Безнең гәҗит" язганнарга да тукталам. анда: "Русиядә балалар арасында үз-үзләренә кул салу эпидемия төсмерен алды. 2016 нчы елда балигъ булмаганнар арасында үз теләкләре белән бу дөньядан китү очраклары күпкә арткан. Балалар зарарлы мәгълүматлардан сакланмый, интернетта үлем таратучы төркемнәр популярлаша бара. Бала шикле уйлар белән интекмәсен өчен, аңа акыллы, иманлы тәрбия бирергә кирәк", - диелгән.

Минемчә, моннан бер "дәва" - шахмат. Әлеге уенның акыл үсешенә әһәмияте зур икәнлеген барыбыз да белә. Ул уйлау сәләтен арттыра, анализлар ясап иң яхшы вариантларны сайларга өйрәтә, төгәл эш итү гадщтен тәрбияли. Белгечләр әйтүенчә, шахмат уены белән кызыксынучы, мавыгучы балаларның Интернетка бик исләре китмәве күзәтелә икән. Шулай ук андый бала ниндидер шикле уйлардан да азат.

Районыбызда шахмат уены белән кызыксынучы малайлар, кызларның саны елдан-ел арта баруы, остаруы сөендерә билгеле. Катнашучылар арту сәбәпле, быел район газетасы редакциясе уздырган шахмат бәйгесе кысанрак шартларда үтте һәм уйнарга стандарт турнир шахматлары җитеп бетмәде.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined