Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әниләребезне “Лишуннар тавы“ да изалый

    Күптән түгел Имаметдин Хәйретдиновның "Бөркеп чыккан чишмә - Бәркәтә" исемле китабын укып чыктым. Быел дөнья күргән бу басма мине дә бала чагыбызга, яшьлегебезгә алып кайтты. Караңгы да, куркыныч та иде шул безнең өчен ул еллар. Җиденче сыйныфта укыганда, дәресләрдән соң авыл советы бүлмәсендә "Ураза тотасыңмы? Намаз укыйсыңмы? Әниеңә кемнәрдән хатлар...

    Күптән түгел Имаметдин Хәйретдиновның "Бөркеп чыккан чишмә - Бәркәтә" исемле китабын укып чыктым. Быел дөнья күргән бу басма мине дә бала чагыбызга, яшьлегебезгә алып кайтты. Караңгы да, куркыныч та иде шул безнең өчен ул еллар.

    Җиденче сыйныфта укыганда, дәресләрдән соң авыл советы бүлмәсендә "Ураза тотасыңмы? Намаз укыйсыңмы? Әниеңә кемнәрдән хатлар килә?" - дип куркытып үзәккә үткәннәрен гомергә онытасым юк. Мин әлеге китапта язылган гыйлем ияләре, халыкка аң-белем биргән Сәрвәретдин һәм Әгъзаметдин мулла кызы Җәүһәриянең оныгы (Бәркәтә мәдрәсендә белем алган Сәрвәретдинне Иске Кади авылына мулла итеп җибәрәләр).
    1927 нче елда бабай кулга алына. Әбине һәм тагын берничә гаиләне, яшь балалары белән, өсләрендә булган киемнәреннән генә "Кирлемар" чокырына илтәләр. Бу январь аеның зәмзәһир суыклары. Әнигә ул вакытта алты яшь кенә була.
    Еллар үткәч, сеңелем Нәкыйбә һәм берничә туганым белән Кармыш белән Яшәүче авыллары арасындагы "Лишуннар тавы"нда (мәхрүм ителгәннәр) әниләребезнең күз яшьләре тамган, йөрәк әрнүләре калган урында булдык. Бу биеклекне кем тапкан гына диген: Сталин шунда сөрегез, димәгән бит инде. Хайваннар да үз балаларын дошманнардан саклыйлар. Ә безнең халык, туңып үлсеннәр дигәндәй, яшь балалы аналарны үзәккә үтә торган суыкта шунда илтеп куйган. Берничә бала салкыннан өшеп тә үлә, хәтта аларны җирләргә урын булмый. Шөкер, калганнарына Ходай гомер бирә. Кармыш һәм Яшәүче кешеләре бичараларга төннәрен землянкалар казырга булыша, җылы киемнәр алып килә. Үзләрендә дә чамалы гына булган ризыклары белән бүлешә. Әлеге авыллар халкына әбием гомере буе рәхмәтле булды.
    "Лишуннар тавы"ның аскы ягында Шушма елгасы ага. Без шушы урынга килгәч, баш очыбызда очып-очып кечкенә бер кош сайрады. Аның якында гына оясы булып, "Әй, кешеләр, минем нәниләремә тимәгез," дип балаларын саклавы идеме, әллә инде әниләребезне искә алып, күз яшебезне тыя алмыйча елавыбызга, эчтән генә Коръән сүрәләре укып, игелекле бәндәләргә рәхмәтле булганыбызга кинәнә идеме. Бу урыннарда хәзер тигезлек, землянкалар юк инде. Кайчандыр монда кешеләр яшәгәнлеген зур ташлар гына искәртеп тора. Менә ни өчен безнең яшьлегебездә күк йөзе караңгы булып күренә, гаепсез йөрәкләр куркып сыкрый иде. Бүген телевизордан Украинадагы чуалышларны карыйм да, Ходайдан оныкларыбызга, балаларыбызга ачы язмышларны күрсәтмәсен дип теләк телим.
    Җитәкчеләребезгә сабырлык бир, бер гаепсезгә күз яшьләре түгелмәсен, нахакка рәнҗетүләр булмасын иде. Дус, тату, ярдәмчел булып яшик!
    Бу хатымны Түбән Кәминкәдә яшәүче киленем Миңнегөл аша яздырдым.
    Тәкъсинә әбиегез Мингулова.
    Иске Кади авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: