Әмир укытучысын Түбән Кармалкада аклар һәлак иткән
20 йөз башында Россиядә булган революция, гражданнар сугышы ике яктан да күп корбаннар китергән. Ул безнең нәселгә дә кагыла. Нуретдин бабам белән Хомәйрә әбиемнең уллары, минем әтинең абыйсы Вәлиәхмәт абый шул "заман тегермәне"нә эләгә. Ул мөгаллимгә укып, авылда балаларга белем биргән. Тарихка никадәр туры киләдер: әни сөйли иде, гражданнар сугышы...
20 йөз башында Россиядә булган революция, гражданнар сугышы ике яктан да күп корбаннар китергән. Ул безнең нәселгә дә кагыла. Нуретдин бабам белән Хомәйрә әбиемнең уллары, минем әтинең абыйсы Вәлиәхмәт абый шул "заман тегермәне"нә эләгә. Ул мөгаллимгә укып, авылда балаларга белем биргән. Тарихка никадәр туры киләдер: әни сөйли иде, гражданнар сугышы елларында бервакыт Түбән Кармалка авылында аклар урнаша. Вәлиәхмәт абыйның яңача укытканын ишетеп, аны авылдан алып китәләр һәм Түбән Кармалка чиркәве янында асып үтерәләр. Аның гәүдәсе берничә көн эленеп тора. Хомәйрә әби шул хәсрәттән сөйләшмәс була. Ә Нуретдин бабам улын эзләп китә. Аклар укытучының әтисе килгән икән дип, аны да эзли башлыйлар. Бәхеткә, Түбән Кармалканың мәрхәмәтле бәндәләре, бабайны караватта, ястык астына яшереп исән калдыралар.
Тагын, әни сөйләве буенча, хаклыгын җирле тарихчылар беләдер инде, колчаклылар Түбән Кармалкада берничә көн торалар. Аннан, безнең авылның арт урамы аша, зират буендагы Нәваль апалар ягындагы тыкрыктан өч көн, өч төн аларның гаскәрләре Лашман уңаена таба уза. Без, балалар, читән ярыгыннан карап тордык, дип сөйли иде әни. Шундый хәлләр дә булган.
Язмыш шулай, әтиемнең энесе Госман абыйга, исән булып, Үзбәкстандагы бер кышлакта үзбәк балаларын укытырга насыйп булган. Аның артыннан киткән апам Гина да Ташкентта институт тәмамлап, шунда гомер буе эшләп, фәннәр кандидаты булды. Укытучык эшен хәзер Нуретдин бабам нәселеннән оныгы, туганым Наил Рөстәм улы дәвам итә, ул Лашман мәктәбе директоры булып эшли. Тарих дәвам итә.
Гамилә Шакирова - Даутова.
Лашман - Әмир.
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев