Кайбер чирмешәнлеләр балаларын татар телендә укудан мәхрүм итә
Тирәбезгә карасак, уңышлы кешеләр гадәттә татарча да, урысча да чатнатып сөйләшүче, үз-үзенә нык ышанган көчле рухлы кешеләр. Баксаң, алар ана телендә белем-тәрбия алганнар. Уңышлы кешеләр элгәре ана телендә фикер тупларга, чатнатып сөйләшергә өйрәнгән, фәннәрне дә ана телендә үзләштереп бай татар телен чарлаган. Үз телендә иркен сөйләшергә өйрәнгәч, башка телләрне үзләштерүнең...
Тирәбезгә карасак, уңышлы кешеләр гадәттә татарча да, урысча да чатнатып сөйләшүче, үз-үзенә нык ышанган көчле рухлы кешеләр. Баксаң, алар ана телендә белем-тәрбия алганнар. Уңышлы кешеләр элгәре ана телендә фикер тупларга, чатнатып сөйләшергә өйрәнгән, фәннәрне дә ана телендә үзләштереп бай татар телен чарлаган. Үз телендә иркен сөйләшергә өйрәнгәч, башка телләрне үзләштерүнең кыенлыгы калмый, чөнки алар милли мохитта куйган максатка ирешүче көчле рухлы кеше булып җитешә. Киресенчә, үз телен якка куеп чит телдә белем алучы кеше шәхес буларак зәгыйфь: ул татар-урыс теле арасында бәргәләнә, милли җыр-моң аңа чит, телне күп дигәндә ярым - йорты белә, милли аң түбән дәрәҗәдә була. Мисал эзләп ерак барасы юк: ничаклы язучыларыбыз татар телен өйрәнмичә урыс телен генә үзләштереп, соңрак урыс телендә иҗат итеп, җаны бәргәләнгән кош хәлендә калган?! Андыйларны урыс үз итми, татар укымый. Нәкъ шул сәбәпле Рөстәм Кутуй дигән язучыбыз татар телен белмәгәнгә йөрәге әрнеп яшәгән...Шагыйрә Лилия Газизова, Альбина Әпсәләмова үз шигырьләрен урыс телендә генә яза...Ни өчендер урыс телендә аларны укыйсы да, тыңлыйсы да килми, гәрчә "искиткеч сәләтле" саналсалар да. Һичбер ата-ананың баласын туган телне өйрәнүдән мәхрүм итәргә хакы юк, иртәме-соңмы андый балалар туган телне өйрәтмәгән өчен ата-анасына рәнҗи. Шундый хәлләр булмасын өчен һәрбер татар гаиләсе баласын үз халкын, милли гореф-гадәтләрен, туган телен, әдәбиятын сөюче, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы шәхес итеп үстерергә тиеш. Димәк татарларга күбрәк татарча укытулы мәктәпләр ачарга, балаларга бакча-мәктәп тәрбиясен татар телендә бирергә, урыс телен фән буларак кына өйрәнергә кирәк. Чирмешәндә яшәүче кайбер татар ата-аналар балаларын урыс сыйныфларына бирә, "урыс телен яхшы белсеннәр, БДИ биргәндә аптырап калмасыннар", диләр алар. Ә бит урыс телен теләсә кайсы мәктәптә 10 ел буе, һәр көн диярлек укыталар, бүген урыс телен белми калу мөмкин түгел. Урысча БДИ тапшырырга әзерлек татар мәктәпләрендә көчле куелган: укучылар терминнарның урысчасын да өйрәнәләр, урыс телендә биремнәрне чишәләр, нәтиҗәдә татарча укучы балалар елдан ел БДИны уңышлы тапшырып баралар. Шулай итеп, бу эшләр татар мәктәбен тәмамлаган татар баласы кайсы гына шәһәргә китсә дә югалмый. Шулай булгач, ни дип сабыйны үз мохитыннан, үз татар дөньясыннан аерырга? Ни дип аны «Окружающий мир» дәреслекләре аша урыс киемнәрен, урыс йолаларын, уеннарын һәм гадәтләрен үзләштерүгә этәрергә? Урыс мәдәнияты белән үскәч тә танышып була. Татар баласына иң элек үз халкы турындагы белемне аңына яшьли сеңдерү кирәк: үз йолаларын, уеннарын, кием-салым, милли каһарманнар тарихын…Бала яшьтән үз халкын, үз тамырларын белеп, горурланып үсәргә тиеш. Шушы белемнәр аркылы кешедә милли аң туа, сабый милли кыйммәтләрне тоемлый- аңлый башлый, аларга карата күңелендә ихтыяҗ туа.
Татар теленең яшәешен кайгырту һәрберебезнең бурычы. Сүз дә юк, безнең балаларыбыз урыс телен дә бик шәп белергә тиеш, башка чит телне өйрәнү дә файдага гына. Һичшиксез, татар мәктәбен югары сыйфатлы, күпкырлы белем бирерлек уку йортына әверелдерү үзебезнең кулдан килерлек эш.
Рафаэль Мөхәммәтдинов.
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев