Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Габдерәхим хәзрәт башкаларга үрнәк булган

    Минем бүгенге чыгышым шушы дөньяга Аллаһы Тәгалә Габдерәхим Утыз Имәни кебек галимнәрне ни өчен бирде икән, дигән сорауга җавап эзләүдән гыйбарәт. Галимнәр дөньяда яшәгәндә кешеләрне дингә чакырып газап күрсеннәр өченме? Әллә, менә нинди галимебез бар иде безнең милләтебездә, дип мактаныр өченме? Әллә инде, киләчәк буын шул галимнәрнең язып калдырган әсәрләрен...

    Минем бүгенге чыгышым шушы дөньяга Аллаһы Тәгалә Габдерәхим Утыз Имәни кебек галимнәрне ни өчен бирде икән, дигән сорауга җавап эзләүдән гыйбарәт.

    Галимнәр дөньяда яшәгәндә кешеләрне дингә чакырып газап күрсеннәр өченме? Әллә, менә нинди галимебез бар иде безнең милләтебездә, дип мактаныр өченме? Әллә инде, киләчәк буын шул галимнәрнең язып калдырган әсәрләрен укып, шул әсәрләрдәге үгет-нәсихәтләрне тормышларында кулланып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп яшәсеннәр, диепме?
    Әйе, миңа калса, галимнәрнең әйтеп калдырган үгет-нәсихәтләрен тормышта кулланып, тормышыбыз матур, ахирәтебез ышанычлы булсын өчен Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына, бигрәк тә мөселманнарга галимнәр бу хакта күндереп торды. Безнең халкыбыз аяк терәп үзебезнең галимнәребезнең нәсихәтләрен үтәүдән баш тарта торгач, Раббебез безгә андый галимнәрне бирми башлады бугай. Чөнки соңгы галимебез Ризаэддин Фәхреддин иде. Аннан соң дөньякүләм танылу алырлык галимнәрнең күренгәне юк әле.
    Мин һич кенә дә бүгенге дөньяви фәннәр буенча булган галимнәребезне кимсетеп әйтүем түгел. Киресенчә, безнең милләтебезгә Габдерәхим Утыз Имәнинең әсәрләрен кайтару өстендә армый-талмый эшләгән галимебез Әнвәр абый Шәриповка мин чиксез рәхмәтлемен. Әнвәр абый галимебезнең эшләрен өйрәнеп менә нинди фикергә килгән. Ул болай ди: "Утыз Имәни "гыйлем" төшенчәсенә дини мәгънә дә сала. Аның карашынча, "гыйлем белән дөнья да, ахирәт тә алыныр; икесендә дә хөрмәт һәм дәүләт булыр"... Җәмәгатьтәге барлык кешеләр дини өйрәтмәләрне үзләштерсәләр һәм шул өйрәтмәләрне үзләренең көндәлек тормышлары өчен җитәкче итеп куллансалар, җәмгыять тормышы савыгыр, кешелек гомуми бәхеткә ирешер иде, дип исәпли ул.... Утыз Имәни фикеренчә, галим булган кеше, беренче чиратта, үзенең байлыгы, тыныч һәм рәхәт яшәве турында кайгыртмыйча, башкалар турында кайгыртырга, башкаларны укыту, белемле итү турында уйларга - гомумән, халык иминлеге-бәхете өчен яшәргә тиеш. Икенче яктан, галим кеше дин юлын да ташламаска, ул юлда да башкаларга үрнәк булып торырга тиеш". Бу сүзләр бик дөрес һәм төгәл әйтелгән, Габдерәхим Утыз Имәни чыннан да үзе шулай яшәгән. Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре дә шул фикердә торган һәм шул фикергә тугрылыклы булып халкыбызга хезмәт иткән.
    Кызганычка каршы, без шул галимнәребез кушканча яшәмичә, Коръәннән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) Сөннәтеннән аерылып яшәп, сазламыкка кереп баттык.
    Америка инде менә 1968 елдан бирле "Маймыллар планетасы" исемле кинофильмнар төшерә. Һәр 2 ел саен диярлек яңа сюжетлар белән баетылып бер үк исемдәге фильмнар төшерүне әле дә дәвам итәләр.
    Ул киноларда кешеләр белән маймыллар идарә итү алгы планга куелган. Бүген җир шарында барган сәяси уеннар, яшәү алымнары, миңа калса, шул кинолардагы кебек. Моның шулай икәнен аңлар өчен бары аек акыл белән карарга гына кирәк. Турыдан-туры маймыллар идарә итмәсәләр дә, бүген кешечә яшәргә омтылучыларга бик авыр. Талау- көчләү, кеше үтерү, кеше гаиләсен җимерү алгы планга куела. Бүген халыкка күрсәтелә торган киноларның барысында да: ничек итеп бәхетле яшәп яткан гаиләне җимерергә, ничек итеп кешенең байлыгын үзеңә үзләштерергә һәм ничек итеп банкларны басып булганлыгына бандитлар өчен "киңәшләр" бирелә. Ә менә балаларны җәмгыятебезгә файдалы, олыларга, ата-аналарга карата мәрхәмәтле итеп тәрбияләү хакында бер генә кино да төшерелми һәм күрсәтелми кебек.
    Бу хәлләр, җәмәгать, Аллаһы Тәгаләнең безгә ничек итеп кеше булып яшәргә кирәклеген аңлаткан "Инстукциядән", ягъни мәсәлән, Коръән өйрәтүләреннән баш тартуыбыз нәтиҗәсе. Олуг галимебез Габдерәхим Утыз Имәни хәзрәтләре биргән нәсихәттә дә сүз шул турыда бара.
    Уйлап карагыз, җәмәгать, бүген техниканың нык үсеш алган чоры. Бәләкәй генә бер әйбер ясасалар да, әйтик кесә телефонын алыйк, шуңа үзеннән дә зур итеп инструкция язылган. Аны укымыйча гына техниканы куллансак, ул техника ватылып чыгуы бар, яисә ничек кулланырга кирәклеген аңламыйча аптырап калабыз.
    Аллаһы Тәгалә дә безне барлыкка китерде дә, кулыбызга "Инструкция" тоттырды һәм әйтте: "Шушында язылган Минем Сүзләрдән читкә тайпылмагыз, Иблискә иярмәгез, харап булырсыз", диде. Без, аннан баш тартып, Иблисне тыңладык та, Җир йөзе маймыллар планетасына әверелде дә куйды. Ата-аналарны балалары судка биреп өйләреннән куып чыгаралар, ир белән хатын бер-берсенә пычак күтәрә. Кибеткә ризык алырга чыккан кешенең исән-имин өенә әйләнеп кайтуы икеле.
    Мөселман илләрен бомбага тоталар, автоматтан атып кыралар һәм шулар ук мөселманнарны "ислам террорчылары" дип атыйлар. Хатын-кызлар элеккеге фәхишә кебек киенмәсәләр, аларны террорчылар дип атыйлар. Мәктәптә яулык бәйләп йөрегән мөслимә кызларны судка биреп яулыкларын салдырталар.
    Менә шундый хәлләр булмасын өчен Габдерәхим хәзрәтләре, галим кеше үзе өчен түгел, җәмгыятьнең камиллеге өчен көрәшеп яшәргә тиешлеген аңлатып калдырган да инде.
    Рәсим хәзрәт Хәбиб.
    (Әлеге чыгыш Утыз Имән авылында Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның 260 еллыгына багышланган фәнни конференциядә булды.)
    Марат Гомәров фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: