Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Электр санагычларын алмаштыру мәҗбүриме?

Үткән ел Утыз Имән авылында электр баганаларын һәм үткәргечләрен яңартып бик мөһим эш башкардылар. Хәзер өйдәге электр санагычларын урамга чыгарырга кушалар. Бу эш мәҗбүриме? Санагычлар урам якка чыгарылгач "Электр челтәрләре" һәм шәхси хуҗалыклар арасында яңа килешү төзергә кирәк буламы? Самат Ризванов. Утыз Имән авылы. Авторның сорауларына электр челтәрләре юристлары түбәндәгечә...

Үткән ел Утыз Имән авылында электр баганаларын һәм үткәргечләрен яңартып бик мөһим эш башкардылар. Хәзер өйдәге электр санагычларын урамга чыгарырга кушалар. Бу эш мәҗбүриме? Санагычлар урам якка чыгарылгач "Электр челтәрләре" һәм шәхси хуҗалыклар арасында яңа килешү төзергә кирәк буламы?

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.


Авторның сорауларына электр челтәрләре юристлары түбәндәгечә җавап бирә: "Электр санагыч приборларын щит белән тышка чыгару, электр үткәргечләрдә авария килеп чыккан очракта өйдәге электр челтәрләрендә кыска ялганыш булдырмый калырга мөмкинлек бирә һәм йортны янгыннан саклап кала. Моннан тыш, бу санагычларны тикшерү һәм күрсәткечләрен алу өчен контролерларга өйгә керергә кирәк булмый. Электр санагыч участок территориясеннән чыгарылгач кабат килешү төзергә кирәкми. Гамәлдәге закон нигезендә, нәкъ җир участогы чикләре өй эчендәге электр челтәрләре белән тышкы электр челтәрләрен аерып тора.

Электр челтәрләре программасы буенча, капиталь төзелеш уздырылган авылларда шәхси хуҗалыкларның электр санагычлары җир участокларыннан читкә чыгарылырга тиеш. Бу эшләрне электр челтәрләре компаниясе эшчеләре үзләре башкара.

Бу уңайдан сорау туган очракта 8-84396-2-29-27, яки 8-917-392-58-02 номерларына шалтыратырга була."

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәҗбүриме алмаштыру санагычларын Электр