Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән комсомоллары өмәләрдә дә катнаштылар, агачлар да утырттылар

Быелның 29 октябрендә Ленин исемендәге Бөтенсоюз Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) оешуга 100 ел була. Бүгенге яшьләр әлеге оешма хакында ишетеп кенә, я китаплардан укып, иске кинофильмнардан карап кына беләләр. Әмма олырак буынның комсомол белән бәйле матур хатирәләре саклана. Комсомоллар чирәм җирләр күтәрүдә катнашты, зур төзелешләрдә үз өлешләрен керттеләр, башка бик...

Быелның 29 октябрендә Ленин исемендәге Бөтенсоюз Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) оешуга 100 ел була. Бүгенге яшьләр әлеге оешма хакында ишетеп кенә, я китаплардан укып, иске кинофильмнардан карап кына беләләр. Әмма олырак буынның комсомол белән бәйле матур хатирәләре саклана.

Комсомоллар чирәм җирләр күтәрүдә катнашты, зур төзелешләрдә үз өлешләрен керттеләр, башка бик күп чараларда актив катнаштылар. Аларны юкка гына яшьләр авангарды дип атамыйлар иде.

Минем гаилә архивымда 1989 елның апрелендә төшерелгән фоторәсем бар. Анда "Кояшлы" пионер лагеренда (хәзерге "Кояшлы" сәламәтләндерү балалар лагере) үткән өмәдә катнашкан бер төркем яшьләр сурәтләнгән. Ул вакытта районның агропромышленность хезмәткәрләре профсоюзы һәм район профсоюзлары Советы рәисе булып эшли идем һәм шул ук чакта актив комсомол буларак (70 елларда "Победа" колхозының комсомол оешмасын җитәкләдем), фотодагы өмәдә мин дә катнаштым. Без төзелеш чүп-чарын җыештырдык, чыршы, миләш, тирәк агачларын утырттык. Ул вакытта Әкъдәс Шакиров (фотода беренче рәттә сулдан өченче) район комсомолының беренче секретаре, ә Рамил Шәрифуллин (икенче рәттә сулдан беренче) икенче секретарь иде.

Пионер лагерен ничек атау турында сүз булгач, мин "Кояшлы" дип тәкъдим иткән идем. Моның белән барысы да килештеләр. Ә лагерь шул өмәдән соң ай ярым үткәч, 1989 елның июнендә ачылды, беренче сменаны кабул итте.

Әлеге өмәдә катнашучылар фотода үзләрен танырлар һәм яшьлекләрен искә төшерерләр дип уйлыйм.

Габделбарый Галиев, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе.

Габделбарый Галиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined да утырттылар агачлар дә катнаштылар өмәләрдә комсомоллары