Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Берәүләр төзи, икенчеләр сүтә

"Безнең Чирмешән" газетасының 15 февраль санында басылган "Дәүләт тә булыша" исемле язма мине уйланырга мәҗбүр итте. Анда быел район хуҗалыкларында 12 сыер абзары ремонтланачак диелгән. Әлеге төзекләндерү программасына безнең Утыз Имән авылы фермалары кермәве кызганыч. Бер карасаң, булганын да саклый алмаган халыкка бәлки шулай кирәктер. Билгесез кешеләр күптән түгел авылның...

"Безнең Чирмешән" газетасының 15 февраль санында басылган "Дәүләт тә булыша" исемле язма мине уйланырга мәҗбүр итте. Анда быел район хуҗалыкларында 12 сыер абзары ремонтланачак диелгән.

Әлеге төзекләндерү программасына безнең Утыз Имән авылы фермалары кермәве кызганыч. Бер карасаң, булганын да саклый алмаган халыкка бәлки шулай кирәктер.

Билгесез кешеләр күптән түгел авылның дуңгыз фермасын сүтеп байтак материалны төяп киттеләр. Аларны танучылар да булган. Бәлки бу хакта хуҗаларга полициягә хәбәр итәргә кирәк булгандыр. Әле дә соң түгел, теләсәләр, угрыларның эзенә төшә алалар.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined