Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Зифа Кадыйрова: “Ирләргә борылып та караганым юк.”

Зифа Кадыйрова белэн әңгәмә.

 

– Зифа, Бәширә Насыйрова өченче тапкыр кияүгә чыккан. Ирең үлгәч, син тормышка чыкмадыңмы?

– Ирләргә борылып та караганым юк.

– Үзләре дә килмиме?

– Юк. Оныклардан арына алмыйм.

– Кияүгә чыгасың да килмиме?

– Юк. Хатын-кыз гаилә мәшәкате белән ялгыз түгел ул. Янымда оныклар. Ир турында уйларга вакытым да юк.

– Ире үлгәннән соң янәдән кияүгә чыгучы хатыннар турында нәрсә әйтер идең икән?

– Күңеленә ошаган икән, чыксын. Кеше картлыкта булса да бәхетле булырга тиеш бит.

– Хатынның улы чит ирне кабул итмәсә?

– Бала тоемлый, бу әйбәт кешеме, начармы? Бала кабул итмәсә, син дә кабул итмәскә тиеш.

– Ирең ничә яшьтә үлде?

– 54тә. Йөрәк белән китеп барды. Йөрәгенә операция ясалган иде. Шуннан соң өч ел ярым яшәде.

– Иреңнең туганнары белән аралашасыңмы?

– Элек ничек аралашып яшәгәнбез, һаман да шулай яшим.

– Сиңа 45 яшьләр бармы әле ул?

– Быел, Алла боерса, 61 тула.

– Кит инде!.. Яңа гына дөньяга аваз салган “Яраларың белән яратырмын” исемле китабың ничек язылды?

– Тыныч кына. Утырасың да язасың.

– Мәгълүматны каян тупладың? Кешеләрнең язмышын белергә кирәк, болай гына булмый бит инде...

– Габдерәхим, син үзең бер китап, мин үзем бер китап. Миңа килеп сөйләүчеләр дә күп. Барысы да кеше язмышы, һавадан алып язмыйм.

– Килеп сөйләүчеләрнең язмышларын баш миенә сеңдерәсеңме, әллә яздырып аласыңмы?

– Башымда әйләндерәм, беркайчан да яздырганым юк.

– Кемнәр килә?

– Интернеттан чыгалар, сөйлим әле дип килүчеләр дә күп.

– Җәяү йөрисеңме, әллә машинадамы?

– Җәяү.

– Нигә?

– Картайдык инде, яшь вакытта өйрәнеп каласы булган.

– Син әле яшь, иреннәрең кып-кызыл.

– Кибеттә помада бетмәгән бит!

– Китаптагы әсәрләрне язу өчен күпме вакыт кирәк булды?

– Өч ел язганмындыр. Китабым чыкмаганга биш ел бит инде. Зур әйбер язылып беткәнче, монысын булса да бирә торыйм, дидем.

– Биш ел узган, шул вакыт эчендә: “Ах, яза алмыйм”, – дип күңел әрнемәдеме?

– Әрнеде. Утырырга, эшләргә кирәк, дигән уй бимазалый инде.

– Нинди акчага яшисең?

– Мин пенсионер бит.

– Пенсионер күпме ала?

– Акча темасына кагылма әле, авырткан тема...

– Ник?

– Акчаның кайчан җиткәне бар.

– Сиңа айга күпме кирәк?

– Кем санаган аны... Чит илләргә йөрмим, артык әйбер алмыйм, булганына канәгатьмен.

– Очрашуларга да бармыйсыңмы?

– Барам, нишләп бармаска?

– Анда сине кем алып бара, кем алып кайта?

– Йә малай, йә кияү, йә кыз, кайсысы буш – шунысы. Бензинга түлим, эш сменасына түлим, аларның бит гаиләләре бар.

– Улың өйләнгән, кызың кияүдә, кияү, киленең белән әйбәт яшисеңме?

– Аллага шөкер. Киленемнән дә, киявемнән дә канәгатьмен, бик әйбәтләр.

– Әйбәт кияү, киленне табу өчен, алар белән әйбәт мөнәсәбәт урнаштыру өчен нәрсә кирәк? Күпләр бит җан талашып, сугышып яши.

– Юк, юк, аннан Алла сакласын! Аларның тормышына кысылмаска кирәктер.

– Алар аерым яшиме?

– Аерым. Улым да, киявем дә гаилә җанлылар, каядыр чыгып китеп, югалып йөри торганнардан түгел.

– Әсәреңне язгач, иң беренче кемгә укыйсың?

– Элек ирем укый иде. Хәзер дөньяга чыгарганчы грамоталы, акыллы кешеләр укый.

– Кемнәр алар?

– Бу китабымның редакторы Кадыйр Сибгатуллинның хатыны Фәния Хамматова булды.

– Хаталар табамы?

– Ничек тапмасын! Мин язган сюжет линияләре хакында бәхәсләшәбез. Бу әйбер нигә болай икәнен дәлилли алам. Сөйләшердәй кешеләрем бар.

– Китабың китап кибетендә өелеп ятмыймы?

– Сатылып бетеп бара.

– Зифа, тормышта яратмыйча гына яшәп булмыймы?

– Нишләп булмасын? Бер-берсенә күнегеп кенә яшәгән кешеләр беткәнмени! Бала хакына яшәү бар... Мәхәббәт ул мәңгелек әйбер түгел, сүнәргә, кабынырга мөмкин. Кешене хөрмәт итеп яшәү бар.

– Элек популяр булган бер хатын-кыз язучы синнән көнләшә, диләр. Көнләшеп зыян салганнары юкмы?

– Миңа ничек зыян салсыннар? Алырлык әйберем юк. Тәнкыйтьлиләр икән, тәнкыйтьләсеннәр, һәркемнең үз фикере булырга тиеш.

– Син авырлыклар күрсәң дә югалмадың, аның өчен ни кирәк?

– Сабырлык.

– Сүз иреңне югалту авырлыгы турында барамы?

– 60 ел буе ни генә булмады. Бөтенесен дә кычкырып әйтеп булмый.

– Нәрсәдән куркасың?

– Урамга чыгарга.

– Ник?

– Урамда этләр дә мине таный. Күренәсем килми...

Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Фото: https://akcharlak.com

https://akcharlak.com/article/zifa-kadyyrova-irl-rg-borylyp-ta-karaganym-yuk-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев