Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йөзем — витаминнар хәзинәсе

Йөзем – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе.

Аның 20-25 процентын канда бик тиз үзләштерелүче глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик файдалы, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша.

Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Бөер эшен активлаштырып, йөзем организмда җыелып торган урат һәм бүтән кислоталар шикелле токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев