Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ютәл салкын тиюне генә аңлатмый

    Салкыннар башлангач, еш кына ютәл йөдәтә. Күп вакыт без аны гадәти салкын тию дип аңлап, үзебезчә дәвалана башлыйбыз.

    Ютәлнең төрләренә карап, диагноз да куярга мөмкин. Ә бу төрлечә дәвалану кирәклеген дә күрсәтә.

    1. ОРВИ белән авырганда ютәл коры да, юеш тә була.

    2. Ютәл тупас һәм бу вакытта тавыш карлыкса, ларингитка ишарәли.

    3. Трахеит булганда ютәл белән бергә күкрәк турысында авырту, кызышу кебек билгеләр күзәтелә.

    4. Кеше ютәлли һәм үлекле какырык та килә икән, пневмония башланган, ягъни үпкә ялкынсыну яисә бронхит булуы ихтимал.

    Реклама

    5. Бума ютәл салкын тигәндәге кебек башлана һәм бик озакка сузыла, спазм белән характерлана. Бу вакытта кеше косарга мөмкин. Өянәк көнгә 15әр мәртәбә кабатлана.

    6. Аллергия һәм бронхиаль астма диагнозы куелганда ютәл коры була, буып ала. Ул аллерген (тузан, йон, үсемлек серкәсе, чикләвек) тәэсирендә көчәя.

    7. Тәмәке тарткан кеше иртән, кайчак көн дәвамында да ютәлли.

    8. Йөрәк эшчәнлегенә бәйле коры ютәл әлеге орган тиешенчә эшләмәгәндә барлыкка килә, ятып торганда көчәя, һава җитмәгән кебек тоела.

    9. Ашказаны авырулары вакытындагы ютәл, гадәттә, күп ашагач ятып торганда, кычкырып көлгәндә, алга иелгәндә кабатлана һәм бу вакытта сару да кайный.

    10. Ютәл кайбер төр даруларны эчкәч тә барлыкка килә ала. Аларны эчүне туктаткач, ул үзеннән-үзе бетә.

    Чыганак

    Фото: https://pixabay.com/ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: