Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Юл һәлакәтләре арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә

Татарстанда ике айда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә башлады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

«Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт теркәлгән. Аларда 31 кеше имгәнгән. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны алты тапкыр арткан», — дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев.

Һәлакәтләрнең сәбәбе — машина йөртүчеләрнең тизлекне арттыруы, юл чатларында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанция сакламау яки төзек булмаган автобусларда юлга чыгу.

Пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм аварияләрне кисәтү максатында 16-31 мартта республикада «Автобус» профилактика чарасы уза.

Автоинспекторлар рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешенә, тахографларның булуына һәм төзеклегенә, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәүләренә игътибарны арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев