Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Юкә чәчәге нәрсәдән файдалы?

Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата. Юкә чәчәкләрендә бик күп файдалы элементлар бар: эфир майлары, флавоноидлар, глюкоза, дуплау матдәләре (дубильные вещества). Аннан ясалган эчемлекләрне салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар

Юкә төнәтмәсе тын юллары салкын тигәндә лайланы чыгарырга булыша. Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан (төнгә каршы эчү файдалырак) эчәләр. Йөрәк-кан тамыры авырулары булган кешеләргә куллану тыела. Шулай ук озаклап (10 көннән артык) юкә төнәтмәсе эчү күз күрүенә зыян сала ала. Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар үзләренең төсләрен һәм шифалы үзлекләрен югалталар. 

Ирек мәйданы

№ --- | 05.07.2014 

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев