Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Әйтерсең лә сине эчтән ботарлыйлар»

Калмыкиядә COVID-19ны кичергән обсерватор начальнигы, табиб-дерматовенеролог Чыңгыс Унгарлинов авыру һәм чирнең беренче билгеләре хакында “Российская газета”га интервьюсында сөйләгән.

Унгарлинов тулысынча ис белән тәм тоймас хәлгә җиткәч кенә авыруын аңлаган. Бу  хәл обсерваторда эшләүче шәфкать туташы коронавирус йоктырганнан соң  5 көн үткәч булган.

“Кулыма шампунь алсам, исен тоймый идем, ипинең, майның, гомумән бер  ризыкның да исен сизми идем. Тәм тою дә юкка чыкты. Хәтта ачы һәм баллыны да аермый идем”, – дип аңлата медик. Бу хәлләрдән соң медикның бер шиге дә калмый.

Башта нинди дә булса бүтән билгеләр күзәтелми. Әмма рентген бер яклы пневмонияне ачыклый, шул вакытта табибның тән температурасы да күтәрелә башлый.

Кабаттан ясаткан рентген ике яклы пневмонияне күрсәтә, соңыннан компьютер томографиясе үпкәләр тукымаларының 45 процентының зарарлануын күрсәтә. Бу зарарлануның өченче дәрәҗәсен аңлата, дүртенче дәрәҗәдә инде исән калуга өметләр бик аз кала. Унгарлинов атна буе 39,9дан төшмәгән  тән температурасы белән бик авыр хәлдә ята.

“Бөтен тән авырта, сөякләр сызлый. Әйтерсең лә сине эчтән ботарлыйлар”, – дип тасвирлый ул үзенең халәтен. Кислород белән баетучы аппаратлар ярдәмендә  тын алырга туры килгән Унгарлиновка. Медик инде бер ай дәваханәдә ята. Коронавируска тестлар кире нәтиҗә күрсәтсә дә, аңа пневмониядән тулысынча дәваланып бетәргә кирәк.

Чыганак "Өмет"

фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев